Accessibility links

Кайнар хәбәр

КХТИның элекке ректоры Герман Дьяконов 17 сентябрьгә кадәр сак астында калачак


Герман Дьяконов. "Реальное время" фотосы.
Герман Дьяконов. "Реальное время" фотосы.

Казан тикшеренү технология университетының элекке ректоры Герман Дьяконов университеттагы урлауларга бәйле җинаять эше нигезендә кулга алынды.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе тикшеренү технология университетының (КХТИ) элекке ректоры Герман Дьяконовны 17 сентябрьдә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды. "Реальное время" язуынча, Дьяконов адвокаты Эльвина Хәйретдинова карарны шикаять итәчәген әйткән.

Дьяконов тикшеренү-технология университетындагы урлаулар турындагы җинаять эшенә бәйле 14 август көнне кулга алынды. Университетның саклану өлкәсендәге килешүләре нигезендә алган акчаның бер өлешен кайтаруга (откат) Дьяконовның да катнашы булуы турында хөкем ителгән экс-проректор Илдар Абдуллин даими белдереп килде.

Дьяконов гаепләү белән килешми һәм аның ялган булуын әйтә.

Июль аенда Казан тикшеренү технология университетының проректоры Александр Кочнев һәм "Химия технологиясендә инноватика" кафедрасы ассистенты Игорь Дубовик тоткарланды. Мәхкәмә аларны өй сагында калдыру карарын чыгарды.

XS
SM
MD
LG