Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Җиз кыңгырау" халык иҗаты фестивале үтте


Чакмагыш районының "Идел" ансамбле чыгышы
Чакмагыш районының "Идел" ансамбле чыгышы

Башкортстанның Бүздәк районында беренче тапкыр “Җиз кыңгырау” дип аталган татар милли җыр-фольклор фестивале үтте. Анда республиканың дистәгә якын районы һәм шәһәреннән йөздән артык кеше катнашты.

Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте “Җиз кыңгырау” татар милли җыр-фольклор фестивален Татарстан мәдәният министрлыгының грантына үткәрде. Җыр-моң бәйгесе сыйфатында узучы бәйрәмгә башта сынауны сәнгать осталары үз төбәкләрендә үткән.

17 октябрь үткән фестивальдә берьюлы өч чара билгеләнгән: Бүздәк район мәдәният үзәген туйлау, зур бәлеш пешерү осталарының “Кунак ашы – Бүздәк бәлеше” дип аталган осталык дәресләре һәм “Җиз кыңгырау” җыр бәйгесе.

Фестивальдә җырчылар арасында беренче урын ике кешегә бирелде. Алар - Чакмагыштан өлкән буын җырчысы Фәүдәт Гыйләҗев һәм яшь буын вәкиле, күп бәйгеләрдә җиңүче Эльвир Халиков. Фәүдәт Гыйләҗев Азатлыкка: “Мондый фестивальләр бик тә әһәмиятле. Без – өлкән буын сәнгатькәрләре, беренчедән, үзебезнең көчебезне сынасак, икенчедән, җанга якын җыр-моңнарыбызны, милли фольклорыбызны яшьләргә дә күрсәтәбез һәм аларга тапшырабыз”, диде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG