Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге җитәкчеләре Русияне MH17 һәлакәте өчен җаваплылыкны танырга чакырды


Европа берлеге җитәкчеләре Русияне 2014 елда Донбасс күгендә Малайзиянең Боинг юлчылар очкычын бәреп төшерү өчен җаваплылыкны танырга һәм һәлакәтне тикшерүдә хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Бу хакта Брюссельдә Европа берлеге саммиты нәтиҗәләре нигезендә кабул ителгән уртак коммюникеда язылган. Анда шулай ук Европа берлегенең БМО Иминлек шурасы резолюяциясен хуплавы турында да белдерелә. Иминлек Шурасы документында һәлакәтне тикшерү һәм гаеплеләрне җавапка тарту турында язылган.

Май ахырында Уртак тикшерү төркеме (JIT) "Малайзия һава юллары" ширкәтенең Боинг-777 очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракета бригадасына караган "Бук" ракеты белән бәреп төшерелгән дип белдерде.

Русия Боинг һәлакәтенә катнашы булуын кире кагып килә. 24 майда Русия саклану министрлыгы "Русия хәрби көчләренең бер генә ракет системы да ил чиген узмады" дип белдерү ясады. Мәскәү очкычның Украинаның "Бук" системыннан бәреп төшерелүе турында дәлилләр бирде диләр министрлыкта.

Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы 298 кешенең барысы да һәлак булды.

XS
SM
MD
LG