Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда үзен яндырган Муса Мамутны искә алдылар


Муса Мамутны соңгы юлга озату. Архив фотосы.
Муса Мамутны соңгы юлга озату. Архив фотосы.

30 июнь кич кырымтатарлар Кырымның Биштирәк авылының зиратында җирләнгән Муса Мамутны күмәк дога укып искә алдылар.

Дога Муса Мамутның үз-үзен яндыруының 40 еллыгына багышланып аның кабере янында үтте. Чарада Кырымның төрле урыннарыннан килгән кырымтатарлар катнашты.

1978 елда Муса Мамут Акмәчет янындагы Биштирәк авылында үз акчасына йорт сатып алган, ләкин аны кырымтатар булганы өчен бу йортта теркәлергә рөхсәт итмичә төрмәгә утыртканнар иде. Балаларын мәктәпкә, үзен эшкә алмаулары, Кырымнан куганнары өчен Муса Мамут үзенә һәм гаиләсенә җирле хакимиятләрнең еллар буе оештырган золымнарына каршылык йөзеннән, чираттагы милиция хезмәткәре Сапрыкин аның өенә килгәндә үз өстенә бензин түгеп үзен яндырган иде.

Муса Мамутның җеназасы кырымтатарларның ризасызлык чарасына әверелмәсен дип Кырым хакимиятләре җеназага барган кырымтатарларны, автобусларны туктатып тикшерә, кырымтатарларны тотып чыгара, җинел машиналарда барганнарны туктатып юл йөрү документларын алалар. Ләкин халык үз шәһитен соңгы юлга озату өчен җәяү, кырлардан, басулардан Биштирәк авылына бара. Җеназада ак чаршаулар өстендә күмер белән язылган шигарләр күтәрелә. Мөселман гадәте белән мәрхүм рухына утырып дога укылганда, бер төркем кешеләр аякта басып калалар. Болар җеназаны күзәтеп торган органнарның кешеләре булуы аңлашыла. Кырымтатарча белмәүләрен, утырып дога кылуны аңламауларын, бу кешеләрнең кем булуын кырымтатарлар ул вакытта аңлый.

Муса Мамут чех Ян Палах советлар оккупациясенә каршы 1969 елда Вацлав мәйданында, украин Василий Макух 1968 елда Украинаны русификацияләүгә каршы “Оккупатларны долой” дип Киевта, Олекса Гирнык 1978 елда үзләрен яндырганнар рәтеннән урын алды.
Муса Мамут хакимиятләрнең каршылыгына карамыйчы Кырымга кайтучы кырымтатарларның шәхит булып китүчәләрнең берсе була.

XS
SM
MD
LG