Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров "Башкортостан" нәшриятын бөлгенлектән коткарырга кушты


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Башкортостан" нәшриятын бөлгенлеккә җиткергән түрәләрне тәнкыйтьләде һәм оешманы коткару чаралары күрергә кушты. Нәшрият тиздән эшчәнлеген туктатырга тиеш иде.

Ради Хәбиров "Башкортостан" нәшриятын бөлгенлектән коткару планарын 15 ноябрьгә кадәр әзерләгә кушты дип яза Медиакорсеть.

"Республикада дүрт миллион кеше яши. Һәм сез бердәнбер дәүләт нәшрияты эшчәнлеген туктата дисезме? Аның бинасы үзәктә урнашкан, күрәсең, анда берникадәр вакыттан соң яхшы күңел ачу йорты һәм сәүдә үзәге ачылырга мөмкин. Ә полиграфия корылмаларын тимер җыючыларга бирербез. Моңа ничек юл куйдыгыз?" дип мөрәҗәгать иткән Радий Хәбиров вице-премьер һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьевка һәм Матбугат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедовка. Нәшриятны югалткан очракта, Хәбиров бу түрәләрне эшләреннән алу белән янады. Аның фикеренчә, нәшриятны бюджет акчалары ярдәмендә коткарып булыр иде.

Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматына караганда, октябрь башына нәшриятның 49,8 млн сум күләмендә дебитор, 385,5 млн сум күләмендә кредитор бурычлары бар. Төп бурыч 2009 елдан бирле килә, ул вакытта оешма басмаханә җиһазлары сатып алу өчен алынган кредитны кайтара алмый.

133,5 млн сумлык бурычны җир һәм милек мөнсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Региональный фонд" инвестиция ширкәтенә кайтарырга кирәк. Нәкъ менә министрлык нәшриятны бөлгелеккә чыгаруны тәкъдим итте. Тагын бер эре кредитор - ВТБ банкы. Аңа 178 млн сум кайтарырга кирәк.

"Башинформ" хәбәр итүенчә, 23 октябрьдә "Башкортостан" нәшриятының эшчәнлеген туктату турында карар итү өчен җыелыш планлаштырылган булган. Оешмада йөздән артык кеше эшли, июльдә үк алар эштән чыгарылу турында белдерү хатлары алган.

"Башкортостан" нәшриятында басылучы газетлар башка типографияләргә күчә. "Российская газета" 26 октябрьгә кадәр басылачак. "Аргументы и факты" ноябрьдән Екатеринбурга күчә. Тагын берничә эре басма Уфаның башка типографияләренә күчкән. "Республика Башкортостан" газеты инде бер ел чамасы Нефтекамадагы типографиядә басыла.

XS
SM
MD
LG