Accessibility links

Русиянең башка төбәкләрендә кебек үк Керич корбаннарын искә алу урыны Казанда да булдырылды
Русиянең башка төбәкләрендә кебек үк Керич корбаннарын искә алу урыны Казанда да булдырылды

Керич көллиятендә һөҗүм. Җанлы блог

  • Һөҗүмдә һәлак булучылар саны 21гә җитте
  • "Террор гамәле" "үтерү" маддәсенә үзгәртелде
  • Һөҗүмне көллият студенты Владислав Росляков оештырган
  • Русия медиасы "татар эзен" эзләгән
  • Кырымда өч көнлек матәм игълан ителде
14:40 17.10.2018

Вакыйга урынындагы бер шаһит сөйләвенчә, башта көллиятнең беренче катында шартлау булган, ә икенче катта атыш тавышлары ишетелгән.

14:27 17.10.2018

Керич көллиятендә шартлау: корбаннар бар

17 октябрь Кырымның Керич шәһәрендәге политехник көллиятендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар.

Русия мәгълүмат чаралары язуынча, корбаннар саны унга җитәргә мөмкин. Хастаханәләргә 25 кеше китерелгән. Баштарак көллияттә газ шартлаган дигән хәбәрләр йөрде. Әмма соңрак Русиянең террорга каршы комитеты уку йортында билгесез шартлаткыч җайланма шартлатылган дип белдерде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, Кремльдә террор гамәле версиясе карала, дип белдерде.

"Керчь – мой город" сайты хәбәр итүенчә, шартлау булу белән көллият янына ашыгыч ярдәм машиналары, коткаручылар һәм Русиянең куәт көчләре килгән. Полиция уку йорты тирәсен уратып алган.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Керичка барырга чыккан.

Кырымның кеше хокуклары омбудсмены Людмила Лубина яраланучлыар һәм һәлак булучыларның күбесе укучы балалар дип белдергән. Аның сүзләренчә, 10 кешенең һәлак булуы һәм 50 яраланучы турындагы хәбәрләр раслана дип яза "Интерфакс".

Русия тикшерү комитеты әлеге вакыгыйга бәйле җинаять эше ачкан.

Керич политехник көллияте - дәүләт уку йорты, Кырымның мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.

XS
SM
MD
LG