Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым ярлары буенда Русия һәм Украина кораблары арасында низаг күренеше
Кырым ярлары буенда Русия һәм Украина кораблары арасында низаг күренеше

Русия-Украина низагы

Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды. Азатлык низагны җанлы блогта күзәтә.

  • Русия хәрбиләре Кырым ярлары буенда өч украин корабына ут ачып тоткарлады
  • Украинаның алты хәрбие яраланган дип хәбәр ителә. Өч корабта барлыгы 23 кеше булган
  • Украина ягы бу хәл украин көймәләре Русия суларыннан чыккач булды ди
  • ФСБ корабларының Русия суларына канунсыз рәвештә керүен хәбәр итә
  • Украина ягы корабларның узуы турында хәбәр биргән, ләкин җавап алмаган дип белдерә
  • Украина президенты Петр Порошенко илдә сугыш хәле кертү турында фәрман имзалады. Аны Югары рада раслады
  • БМО Иминлек шурасы ашыгыч утырышта Русия тәкъдим иткән көн тәртибен кире какты. Мәскәү низагны Украина провокациясе буларак карарга тәкъдим иткән иде

25 ноябрь Русия чик буе хәрбиләре Керич бугазы тирәсендә Украина хәрби корабларына ут ачкан. Украина хәрби-диңгез көчләре җитәкчелеге хәбәрен Русия дә раслады. Украина хәрби-диңгез көчләре хәбәр итүенчә, әлеге хәл украин көймәләренең Русия территориаль суларыннан чыгудан соң булды. "Бердянск" һәм "Никополь" артиллерия катерлары зыян күргән, алар хәрәкәт итә алмый. "Яны Капу" корабы да туктатылган. Өч кораб Русия хәрбияләре тарафыннан яулап алынган, Украинаның алты хәрбие яраланган дип хәбәр ителә.

Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков үз твиттерында бер корабка һөҗүм видеосын урнаштырган (игътибар: видеода сүгенү сүзләре бар).

Украина президенты Петр Порошенко хәрби кабинет җыя. Украинаның БМОдагы даими вәкиле Владимир Ельченко бу мәсьәләдә БМО Иминлек шурасына мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Киевтагы бер төркем сәясәтчеләр Иминлек шурасының ашыгыч утырышын җыярга чакырды.

25 ноябрь иртәсендә ФСБ Украинаның өч хәрби корабының канунсыз рәвештә Русия суларына керүен хәбәр итте. Алар Одессадан Мариупольга юл тоткан, ләкин аларны Керич бугазыннан уздырмаганнар.

Русия кораблар бугаздан узуга рөхсәт сорамаган дип белдерде. Украина хәрби-диңгез көчләре корабларның узуы турында хәбәр биргән, ләкин җавап алмаган, дип белдерә.​

XS
SM
MD
LG