Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" фиркасе Айрат Дилмөхәммәтовны яклап чыкты


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

"Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлеге оппозиция сәясәтчесе һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтовны яклап белдерү таратты. Дилмөхәммәтов Русиянең бөтенлеген бозарга чакыруда гаепләнеп сак астында утыра.

Белдерүдә оппозиция вәкиле "демократия, гадел сайлаулар, кеше хокуклары өчен көрәшүче, башкортларның бәхеткә һәм азатлыкка ирешүе өчен янып йөрүче" дип атала. "Яблоко" Айрат Дилмөхәммәтовның кайбер фикерләре белән килешмәсә дә, аны үз карашлары өчен эзәрлекләүгә каршы диелә.

Фирка вәкилләре Дилмөхәммәтовны кулга алу Башкортстан хакимиятенең республика башлыгы сайлау алдыннан активистның сәяси чыгышларыннан курку нәтиҗәсе дип саный.

"Яблоко" активистның эшен гадел, Русия Консутитуциясе һәм кануннарына ярашлы тикшерүне таләп итә.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 6 майга кадәр сак астына алу карары чыгарды. Аны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.

Активистның дусты, адвокат Всеволрод Лебединцев аны республика башлыгын сайлау алдыннан кайсы да булса намзәткә каршы пропаганда алып бара алмасын өчен ябып куйдылар дип саный.

XS
SM
MD
LG