Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краудфандинг ярдәме белән җыелган акчага Зөлфия Камалованың яңа альбомы чыкты


Зөлфия Камалова
Зөлфия Камалова

Җырлар җыентыгы "Алты көн ярату" дип атала. Краудфандинг ярдәме белән аңа 258 мең сум акча җыелган иде.

29 апрельдә Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалованың яңа альбомы дөнья күрде. Аны чыгарыр өчен җырчы интернет аша акча җыйган иде.

Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган җырлар җыентыгы "Алты көн ярату" дип атала. Альбомга тугыз җыр кергән. Беренче алты җыр, альбомның мәгънәсенә туры китереп, “Беренче көн”, “Икенче”, “Өченче”, “Дүртенче”, “Бишенче” һәм “Алтынчы көн”, дип атала. Болардан тыш, альбомда “Кайда соң син”, “Кайту” дип аталган җырлар бар. “Бар да үзгә” дигән композицияне Зөлфия Камалова Казанда яшәүче җырчы Илдар Мөбәракшин (Мубай) белән бергә башкара.

Альбомны чыгаруга акча краудфандинг ысулы белән җыелды. Бер ел элек Зөлфия Камалова җырларны яздыруда ярдәм сорап, интернет-кулланучыларга мөрәҗәгать итте. Башта җыентыкта татар, инглиз һәм урыс телләрендә җырлар булачак, диелсә дә, "Алты көн ярату" альбомы тулысынча татар телендә булып чыкты. Альбомның тавыш продюссеры – Нидерланд музыканты Михиль Һолландерз. Краудфандинг кампаниясенә Дөнья татар яшьләре форумы, "Yummy music" музыкаль лейблы, "Юлбасма" нәшрияты теләктәшлек күрсәтте. Интернетта акча җыю кампаниясе уңышлы тәмамланган иде: 250 мең сум максат куелган проектка 258 мең сум акча җыелды. Краудфандинг проектына 214 кеше акчалата ярдәм иткән.


"Бу проект белән альбомымны туган телемә һәм дә тамырларыма багышлыйм, алар мине бар иттеләр. Татар мәдәнияте һәм музыкасы үсәргә, киңәергә тиеш. Бер урында торып калырга ярамый. Хәзерге көндә яңа татарча проектларның мөhимлеген үзегез беләсез инде", дигән иде Камалова.

"Алты көн ярату" альбомы беренче булып Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды, аны президентка татар җәмәгатчелеге белән очрашканда "Yummy music" лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров бүләк итте. Тагын бер дискны 26 апрель көнне узган "Мин татарча сөйләшәм" концерты вакытында узган викторина җинүчесенә бүләк иттеләр. Альбомның рәсми релизы бүген булды. Җырларны интернетта да тыңлап була.

Зөлфия Камалова Удмуртиядә туып үскән. Хәзер Австралиядә яши. Моңа кадәр төрле телләрдә тугыз җыентыгын чыгарды. 2012 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

XS
SM
MD
LG