Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Татарстаннар – ашауга иң аз акча тотучылар


Узган елда Татарстанда яшәүчеләр ашау өчен хезмәт хакларының 21,8 процентын тоткан. Бу Русия төбәкләрендә иң түбән күрсәткеч.  

Ашауга акчаларын аз тотучылар арасында шулай ук Ханты-Манси автоном бүлгесе (23,1%) һәм Мәскәү (24,5%) дә бар. Бу хакта Росстат хисабына нигезләнеп РИА Новости яза.

Ә Ингушетия һәм Дагыстан халкы керемнәренең яртысыннан артыгын азык-төлек сатып алуга тота – 57,9% һәм 53,8%.

Белгечләр фикеренчә, мондый аермалык дини гореф-гадәтләр һәм гаиләләрдәге балалар санына бәйле.

Русиядә кешеләрнең ашуга киткән уртача чыгымнары 30 процент тәшкил итә.

"Азык-төлеккә киткән чыгымнарның зур булуының өч факторы бар: түбән хезмәт хакы, гаиләдәге кешеләр саны һәм ризык бәяләре", ди Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты доценты Ольга Лебединская. Ул шулай ук Ингушетия, Дагыстан якларында милли менталитет аркасында кыйммәтле сыер ите урынына арзанлы дуңгыз ите ашау да мөмкин түгел ди.

XS
SM
MD
LG