Accessibility links

Кайнар хәбәр

Başkarma: "Әби-бабаларыбыз җырларын бик ярата идек"


TatCultFest сәхнәсендә Başkarma төркеме
TatCultFest сәхнәсендә Başkarma төркеме

Татар дөньясына рок башлангычы биргән Başkarma һәм The sound of Tsingiskhan төркеменең Финляндиядә дәвамчылары күренми. Азатлык Финляндияге татар җырчылары белән әңгәмә корды.

30 елдан соң Başkarma төркеме кабат Казан тамашачысы алдында чыгыш ясады. 1989 елда алар беренче тапкыр Татарстан башкаласы һәм башка шәһәр-авылларда концерт куйган иде. TatCultFest фестивале өчен алар берләшеп, элекке төркем белән бер сәгать дәвамында Казан Кирмәнендә концерт куйды. Моннан тыш, татарның беренче рок төркеме – The sound of Tsingickhan да чыгыш ясады.

Шул 30 ел вакыт эчендә Казан ничек үзгәргән? Татарстан читтән ничек күренә? Һәм ни өчен Финляндиядәге милләттәшләребез татар дөньясына башка җырчылар тудыра алмый? Азатлык Başkarmaда җырлаучы Бәтүл Хәйретдин белән Динә Шакир һәм The sound of Tsingiskhan төркемен коручыларның берсе Акиф Бәшәр белән аралашты.

Başkarma төркеме 30 елдан соң Казанда кабат чыгыш ясады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:48 0:00

– 30 елдан соң Татарстанда кабат чыгыш ясыйсыз. Нинди хисләр? Шушы вакыт эчендә Казан үзгәргәнме?

Бәтүл Хәйретдин: Казан үзгәргән. Яңа биналар күп, башка урамнарда йөрисең диярсең. Без 30 ел элек "Татарстан" кунакханәсендә тукталган идек. Хәзер ул җирләрне танып булмыйдыр. 1989 елда күп авылларда кечкенә концертлар бирдек. Арчаны хәтерлимен. Хәзер 30 елдан соң онытыла да.

Динә Шакир: Бөтен йортлар үзгәргән, кешеләр күп. 30 ел элек кечкенә йортлар бар иде. Пәрәмәчләр саталар иде. Хәзер зур рестораннар.

– Татарча сөйләшүчеләрне ишеттегезме? Казан урыслашкан шәһәрме?

Динә Шакир: Татарча сорасаң, сөйләшергә мөмкиннәр. Таксига утыруга "Хәерле кичләр!" дидем. Ул да "Хәерле кич" дип җавап бирде. Аннары сөйләшә башладык. Нәрсә үзгәргән – чәчәкләр, яшеллек күп. Исем китте.

Бәтүл Хәйретдин
Бәтүл Хәйретдин

Бәтүл Хәйретдин: Без татарча сөйләшергә тырышабыз. Кемдер җавап бирә, ә кемдер юк. Барыбер кызык монда. Берсәк татарча сөйләшә аласың, ара-тирә татарчаны ишетәсең. Финляндиядә финнар яши. Мин мәктәптә фин телендә аралашам. Татарлар белән күрешкәндә генә татарча сөйләшә алабыз.

– Başkarma 1985 елда оеша. Нәрсә этәрде?

Динә Шакир: Без әби-бабалар җырларын бик ярата идек. Көйләрен сөйдек. Шуңа аларга гитара белән модификация ясарга, заманчалаштырырга теләдек.

– Başkarma төркеменнән соң, Финляндия татарлары татар дөньясына башка билгеле төркемнәр бирә алмады. Ни сәбәпле дип уйлыйсыз?

Бәтүл Хәйретдин: Үз арабызда җыелганда җырлаучылар, уйнаучылар бар. Ләкин Başkarma кебек төркемнәр юк. Алла кушса, булыр. Өмет итәбез. Музыка да бераз үзгәрә. Ялгыз ике-өч җырлаучы бар.

Динә Шакир: Хип-хоп күренә. Әмма алар үзара гына җырлыйлар.

"Казанда һәр якта татарча сөйләшәләр дип уйлаган идем"

Икенче әңгәмәдәшебез – Акиф Бәшәр. 60нчы еллар азагында татар дөньясында беренче рок төркеме – The sound of Tsingiskhan (Чыңгызхан тавышы) коручыларның берсе. Әлеге төркемдә дүрт егет – Дәниз Бәдретдин, Бату Алкара, Рәүф һәм Акиф Бәшәр була. Башкарма нәкъ аларның дәвамчысы буларак оеша. Акиф әфәндегә бүген 66 яшь. Өч баласы һәм җиде оныгы бар. 15 яшеннән барабанда уйный. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Көймәләрне каплый торган тукыма җитештергәннәр. Өч ел элек пенсиягә чыга.

Акиф Бәшәр
Акиф Бәшәр

– Акиф әфәнде, Казанда Сез беренче тапкыр. Нинди хисләр? Казаннан нәрсә көткән идегез?

– Һәр якта татарча сөйләшәләр дип уйлаган идем. Ләкин ул бик әз икән монда. Сөйләшә башлагач, татарча аралашучылар табыла. Казанны ямьле шәһәр, Русия эчендә иң ямьлеләреннән дигәннәр иде. Чыннан да, матур. Монда кешеләргә татарча күбрәк сөйләшергә кирәк.

– Финляндиядән Татарстан ничек күренә?

– Без – мишәр татарлары булсак та, Татарстан барлыгын беләбез. Ул бер дәүләткә охшый. Финляндия хөкүмәтендә Татарстан турында да сөйлиләр. Русия генә түгел. Димәк, Татарстан Финляндиядә үзен таныта алган.

– The sound of Tsingiskhan төркеме ничек оешты? Шул турыда сөйләгез әле.

– 1968-1969 елларда булды ул. Минем туганым беренче итеп гитарада уйный башлады. Аннары Дәниз кушылды. Уйнарга өйрәнә башлагач, төркем коруны сорадылар. Ләкин ул вакытта барабанчы юк иде. Мин гитарада бераз уйный идем. Кеше табылмагач, мин барабаннарда уйный башладым. Бату Алкара килеп чыкты. Ул Финляндия татары, аның әтисе Төркиядә эштә иде. Алар төрек мәктәбенә йөргән. Финляндиягә кире кайткач, туганы Батуның гитарада яхшы уйнавын, төркемгә алуын сорады. Бергә уйный башладык. Ул аккордларны таба, безне дә өйрәтә, аның музыка ягы бик әйбәт иде. "Җырлыйк әле", "Туган тел"не уйный башладык. "Туган тел" – Финляндиядә бик әһәмиятле җыр. Казанда бу җырны бөтен кеше дә белми.

– 60нчы еллар азагында татар музыкасын яңача уйнаганда тәнкыйтьләделәрме сезне?

– Карт апаларыбыз яратмады. Көчәйткечләрне сүндерергә теләделәр. Без электрик уйнаганда музыка каты яңгырый. Барабанга каты сугам. Әкрен уйнау минем өчен яхшы түгел.

– The sound of Tsingiskhan дәвамчысы буларак, Başkarma барлыкка килә.

– Әйе, ләкин анда мин уйнамадым. Минем туганым, Дәниз, Бату уйнады. Ул вакытта балаларым кечкенә иде. Вакыт җитмәде бу эшкә.

Акиф Бәшәр
Акиф Бәшәр

– Дәвамчыларыгыз бармы? Бу сорауны Başkarma җырчыларына да бирдем. The sound of Tsingiskhan, Başkarma, KGBдан соң, татар дөньясына сез яңа төркемнәр бирмәдегез.

– Юк. Başkarma яши. Шуның өчен яңасы әле барлыкка килмәде. Ләкин яшь буын бар. Алар үсә, уйный башлады. Ләкин танылу алмадылар. Киләчәктә дәвамчылар булыр.

– Мөмкинлек була торып, ни өчен 30 елда Казанга бер дә килмәдегез?

– Тормыш бераз үзгә, төрле булды. Без Һелсинкида күп кичәләр оештырдык. Анда уйный идек. Ләкин 1991 елда гына бит капкалар ачылды. Бер яктан, теләдем. Икенче яктан, үз тормышың бар. Башка җирләрдә йөрергә мәҗбүр буласың. Дөньяның күп урыннарында йөрдем. Аннары үз балаларым үсте. Хәзер җиде оныгым бар. Вакыт үтә.

– Оныкларыгыз татарча сөйләшәме?

– Әйе, бераз сөйләшәләр.

– Финляндия татарлары арасында тел югала бару күзәтелмиме?

– Анысы да бар. Әйтик, 100 бала бар ди. Алар кечкенәдән бер-берсен күреп үсәләр. Кемнең нинди икәнен беләләр. Мәхәббәт бит һәркем арасына килми. Бәлки таба алмыйлардыр? Кешене артык белсәң, аның белән тормыш итәргә теләми дә башлыйсың. Кайберәүләр үзләренә ир белән хатынны Русиядән таба. Яңа парлар күп. Аннары хәзер күп балалар алып кайтмыйлар. Элек күп иде. Йөз яшь кешенең яртысы малай, яртысы кыз ди. Илле пар була ала. Ләкин яхшы иптәш табу авыр.

Казанда TatCultFest фестивале
Казанда TatCultFest фестивале

– Катнаш никахлар артамы?

– Әйе, андыйлар да бар. Элек бит мөселманга бармасаң, христианга өйләнсәң, куалар иде.

– Ә хәзер катнаш никахны кабул итәләр, димәк? Кайчан үзгәрде вазгыять?

– Соңгы 30-40 елда. Ул вакытта үзгәреш башланды. Авыр булды.

– Финляндия татар мәхәлләсе читләрне кертми торган ябык мәхәллә буларак билгеле. Мәчетегезгә башка милләтләр йөрергә телиме? Ничек эшлисез?

– Ел саен мең ярым мәктәп укучысы килеп, безнең мәхәллә, ислам дине белән таныша. Аларга килергә ярый. Ләкин намаз вакытларында кермиләр.

– Ә татар яшьләре мәчеткә йөриме?

– Йөри.

TatCultFest фестивале тамашачысы
TatCultFest фестивале тамашачысы

– Хәзерге татар музыкасын ничек бәялисез? Татар җырчыларыннан кемнәрне тыңлыйсыз?

– TatCultFest бәйрәмендә ничә төрле җырчылар бар бит. Juna, Gauga бар. Аларны да тыңлыйм. Әле интернеттан барысын да карап була.

– Татар музыкасы яңара кебекме?

– Билгеле, яңара. Әгәр без үзгәртергә теләсәк, ул яңара. Бер өлеше искечә бара, икенчеләре яңара бара. Шулай булырга да тиеш.

#ShaymiVlog: TatCultFest фестивале
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:16:59 0:00
XS
SM
MD
LG