Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швеция татарлары тарихыннан. Оешу еллары


Осман Али Соуккан гает намазын укыта
Осман Али Соуккан гает намазын укыта

22 октябрь Швеция татарлары җәмгыяте оешуга 70 ел тула. Шул уңайдан сезгә оешманың корылуы һәм беренче еллары турында җәмгыятьнең күренекле вәкиле Түркәр Соуккан язмасын тәкъдим итәбез.

Икенче Дөнья сугышы барганда һәм аннан соң, 1950нче елларда, Швециядә беренче татарлар пәйда була. Аларның бер өлеше сәяси сәбәптән күчүчеләр, ягъни сугыш качаклары булса, икенче өлеше – икътисади мигрантлар. Араларында буйдаклар да, гаиләләре белән килгәннәре дә була. Күпчелеге Эстония һәм Финляндиядән чыккан шәхесләр.

Бу ике илдән килүчеләрнең күбесе ул җирләрдә туып үскән һәм андагы татар диаспорасының әгъзалары була. Ул урыннарда гасыр башында ук булган рәсми татар җәмгыятьләрендә бала чактан кайнашкан, андагы милли чараларда катнашкан һәм шул рәвештә дин белән гореф-гадәтләрне өйрәнеп саклаган шәхесләр. Кыскасы, аларга дини-милли җәмгыять концепты таныш булган. (Һелсинкида дини оешма 1925тә корылды. Эстониядә исә, бер әнгәмәдәш әйтүенчә, Нарвада да шул чорда оешма булган). Татар кая гына бармасын, милли социоэтник нигез (инфраструктура) төзергә омтыла. Бусы билгеле һәм татарга хас хәл.

Швециягә килеп милләттәшләр табып бергәлекне саклап торган булсалар да, алар бер бушлык тоялар. Бер өлеше – элекке танышлар. Алай булмаса, һичьюгы бер-берсе турында хәбәрдар. Эстония белән Финляндия арасы якын булгач, элемтәләр дә ныклы булган. Швециядә кунакка йөрешеп, динне һәм гореф-гадәтләргә бәйле ихтыяҗларын шәхси өйләрдә тәэмин итеп яшәү аларга җитми. Тормышларын рәсмиләштерергә омтылалар. Ничек? Бер җәмгыять аша!

Тәүге мөһер - "пичәт" дип йөртелә иде
Тәүге мөһер - "пичәт" дип йөртелә иде

Шулай биш татар кешесе тота да 1949 елның 22 октябрендә бер оешма коралар. Аның рәсми исеме шведча "Turk Islam Föreningen i Sverige för religion och kultur" була (татарчасы "Швециядәге дини-мәдәни төрек-ислам оешмасы). Рәсми коручылары: Рафат Салах, Зарип Ибраһим, Али Закеров, Әхмәт Хәердинов һәм Вәли Фәткуллен (исемнәр язылышы рәсми беркетмәдәгечә).

Швеция татарларының тарихка керүенең хикмәте шунда: корылган җәмгыять швед иле тарихында беренче рәсми һәм кануни мөселман оешмасы була.

Ансы ярар, ләкин кем өчен коралар, җәмәгатьләре кемнәрдән тора һәм ни өчен төрек? 1940нчы елларда һәм 50нче еллар башында Швециядә мөселманнар бик әз була. Аларның бер өлеше чит ил дипломатлары һәм бу татарлар белән төрле милләттән булган башка диндәшләр. Болар берничә гарәп, төрек, бер казакъ һәм бер лезгин була. Бу кешеләр — бигрәк тә төрекләр — мондагы татарларга электән таныш кешеләр. Алар — мәсәлән Осман Али Соуккан белән Йусуф Алиоглу (төрек кешеләре), Халидулла Утарбай (казакъ кешесе) һәм Алибәк Вәлибәк (лезгин кешесе) — киләчәктә дә җәмгыять эшләрендә актив булып "эчке түгәрәк" әгъзалары булып торалар. Кем өчен кордылар дидек. Әлбәттә беренче чиратта үзләре һәм гаиләләре мәнфәгатенә. Сорауга төгәл җавап алыр өчен төп беркетмәгә карап алйык. Анда кору максатын шулай күзаллаганнар: "Швециядәге төрек милли кавымына кергән мөселман динендәге шәхесләрне дин һәм мәдәният өлкәсендә канат астына алып терәк булу нияте белән".

Швед чиркәү идарәсе биргән зират урынын караганда. Сулдан: Хәйдәр Самлихан, Рафат Салах һәм Осман Али Соуккан (тезләнгән). Яшь егет - Түркәр Соуккан
Швед чиркәү идарәсе биргән зират урынын караганда. Сулдан: Хәйдәр Самлихан, Рафат Салах һәм Осман Али Соуккан (тезләнгән). Яшь егет - Түркәр Соуккан

Нигә төрек дигәннәр соң? Арада, димәк "эчке түгәрәк"тә һәм аның тышында да төрекләр булгангамы? Яисә төрек дигәндә "төрки" мәгънәсен уйлапмы? Ул вакытта төрки атамасы белән таныш иделәрме соң коручылар? Төгәл җавап биреп булмый, ләкин "эчке түгәрәк"тә төркияле төрек тә татар да булмаган казакъ кешесен уйлап һәм оешманың баягы төп ниятенә таянып бәлки дә түрк/төрек сүзен "төрки" дип аңларга урынлы булыр. Араларында кайбер татарның кирәгендә үзен төрек дип йөрткәне дә мәгълүм һәм ул әңгәмәдәш абзыйның "безне төрекләр дип өйрәттеләр" дигәне дә бар. Форсаттан файдаланып шуны да искә төшерү мөһим булыр — бу оешма һәм хәтта идарәсе тирәсендә баштан ук йөргән ислам динен кабул иткән бер швед егете дә була. Ул сайланган әгъза булмаса да, соңрак бер-ике тапкыр беркетмәдә сәркатип вазифасын үти. Бу хәл оешманың берничә ел эчендә төп максатыннан аеылып халыкара оешмага әвереләчәгенә бер ишарә.

Беренче рәсми хатларның өлгесе
Беренче рәсми хатларның өлгесе

Ничек кенә булмасын, нәкъ шул чорда татарларның саны чама белән 50 кеше була. Алар җәмгыятьтә күпчелекне тәшкил итә.

Бу җәмгыять актив эшли. Бик күп идарә җыелышлары һәм зуррак җыелышлар үткәрә. Моннан тыш зират мәсьәләсен чишә башлый, гаетларда намаз өчен гыйбадәткә ярардай залларны арендага ала, Мәүлеткә зур әһәмият биреп оештыра, Тукай истәлегенә милли кичә үткәрә.

Сулдан: Осман Али Соуккан белән Али Закеров мәхәллә эшләрен башкарганда
Сулдан: Осман Али Соуккан белән Али Закеров мәхәллә эшләрен башкарганда

Мулла вазифасын 1949 елдан башлап еллар буе Осман Али Соуккан алып бара. Швед матбугатында аны Швецияәнең беренче мулласы/имамы дип атаганнар. Шул вазифаны 1960нчы еллар уртасына тиклем башкара. Идарәдәге рәислек бик күп еллар Али Закеров тарафыннан алып барылса да, ул эшне бүтән әгъзалар да башкара, шул исәптән муллалык вазифасы белән бергә Осман Али Соуккан да.

Шундый бер оешманы кору бер кеше тырышлыгы белән генә була алмый. Аны дәвам иттерү дә. Коручылардан һәм бая әйтелгән ике кешедән гайре "эчке түгәрәк"тә Хайрулла Самлихан, Хәйдәр Самлихан, Мансур Насретдин, Хәйдәр Насретдин, Йусуф Алиоглу, Халидулла Утарбай, Алибәк Вәлибәк тә була. Шунда әлбәттә көч һәм гайрәт сарыф итәләр. Сәркатип вазифасын озак кына үтәгән бик актив Хайрулла Самлиханны аерым искә алырга кирәк.

Оешма исеме алышканнан соң рәсми кәгазь өлгесе
Оешма исеме алышканнан соң рәсми кәгазь өлгесе

Оешма бер ике ел эчендә Швециядәге мөселманнар арасында таныла һәм шул исәптән мөселман илләре илчелекләре арасында да. Идарә арасына һәм "эчке түгәрәк"кә чит ил мөселманнары да керә башлый. Татарлардан да торган идарә шул вазгыятьтә исем алыштыруны дөрес һәм гадел күргәнгәдер, 1954 елның 14 февралендә исемнән төрек сүзе төшерелеп "Islam Församlingen i Sverige för Religion och Kultur" дигән исемгә алыштырыла. Әмма бу үзгәрешкә карамастан, рәислек һәм шуның белән бергә идарә дә озак еллар татарлар кулында кала.

Түркәр Соуккан
хокук һәм социаль антропология фәннәре белгече, Швеция татарлары тарихы турында күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы​

Язмада җәмгыятьне кору һәм аннан соңгы беренче еллар тасвирланды. Мәкаләгә бәйле мәгълүмат татарлар белән ясалган әңгәмәләргә, авторның язмаларына һәм үз хатирәләренә нигезләнә. Фотолар авторның шәхси архивыннан.

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG