Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Зифа Кадыйрованың кулъязмалары янган


Зифа Кадыйрова
Зифа Кадыйрова

Чаллыда күренекле татар язучысы Зифа Кадыйрованың җәйге йорты яну нәтиҗәсендә аның хезмәтләре, кулъязмалары, бүләкләре юкка чыккан.

Чаллыда язучы Зифа Кадыйрованың җәйге йорты янган. Язучы "Челнинские известия” басмасына бу йортны әле ире үлгәнче бергәләп төзегәннәрен сөйләгән. Янгын мунчаны, бакчада утыру урынын һәм Кадыйрованың икенче каттагы иҗат бүлмәсен юк иткән.

Аның әйтүенчә аның бүләкләре, кулъязмалары һәм яңа әсәр язу өчен җыйган материаллары янган. Беренче хәбәрләргә караганда, янгын электр җиһазлары урнаштырганда иминлек кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан.

Зифа Кадыйрова (61 яшь) 50 яшендә язган беренче китабы чыгу белән иң популяр татар язучыларының берсенә әверелә. Башкортстанды туып үскән Кадыйрова 1978 елдан Чаллыда яши.

Ул — алты роман авторы, өч әсәре нигезендә пьесалар язылып сәхнәләштерелгән, "Сагынырсың, мин булмам…" романы нигезендә кино төшерелә. Кайбер әсәрләре урыс теленә тәрҗемә ителгән. Шундый популяр әдип булуына карамастан, Зифа Кадыйрова Татарстан язучылар берлеге әгъзасы түгел.

XS
SM
MD
LG