Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар да булган круиз корабында коронавирус йоктыручылар саны ике тапкырга арткан


Криуз корабы янында
Криуз корабы янында

Япония ярларында карантинда торучы Diamond Princess лайнерында тагын 60 кешедә коронавирус табылган.

Япониянең Йокоһама шәһәре янында диңгездә торучы Diamond Princess круиз корабында коронавирус йоккан юлчылар саны ике тапкырга диярлек арткан. 10 февраль иртәсенә тагын 60 кешедә вирус табылган. Хәзер барлыгы 130 кеше авырый. Бу турыда ТBS телеканалы хәбәр итте.

Яңа авырулар арасында кайсы ил ватандашлары булуы әйтелми. Корабта 24 русияле барлыгы билгеле. Алар арасында ике кызы белән ирле-хатынлы Казан кешеләре дә бар. Моңарчы русияләр арасында вирус йоктыручылар юк иде.

Diamond Princess корабында барлыгы 3,7 мең юлчы. Алар дөньяның 50гә якын иленнән. Диңгез сәфәре 4 февральдә тәмамланырга тиеш булган, тик 3 февральдә андагы 20 юлчыда коронавирус табыла.

10 февраль иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, 2019-nCoV коронавирусы белән авыручылар саны 40536 кешегә җиткән. Соңгы тәүлек эчендә тагын 2982 кешедә вирус ачыкланган. Үлүчеләр саны 97 кешегә артып, 910 кешегә җиткән. 646 кеше терелеп, хастаханәләрдән чыгарылган. Эпидемия башыннан бирле терелүчеләр саны 3351 кеше тәшкил итә.

Кытайдан кала, чит илләрдә иң күп авыручылар саны Сингапурда (43), Һонконгта (36), Таиландта (32), Көньяк Кореяда (27) һәм Япониядә (26).

Русиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы теркәлгән – Байкал артында һәм Төмән өлкәсендә. Бу ике кеше Кытай ватандашлары. Әлеге очраклардан тыш вирус йоктырган кешеләр юк. Кытайның вирус таралу үзәге булган Хубэй төбәгеннән кайтарылган Русия ватандашлары арасында вирус йоктыруның бер очрагы да табылмаган. Бу кешеләр Төмән өлкәсендәге махсус әзерләнгән шифаханәдә ике атналык карантинда тотыла.

Коронавирус булуда шикләнелгән кешеләрне күзәтү өчен илнең барлык төбәкләрендә дә аерым үзәкләр булдырыла. Чиләбе өлкәсе Ужевка авылы янында шундый үзәк ачу ниятенә җирле халык каршы булды. Кешеләр андый үзәкне ачмауны таләп итеп урамга чыкты. Нәтиҗәдә үзәк ябылды.

Лондондагы гигиена һәм тропик авыруларны тикшерү мәктәбе белгечләре әйтүенчә, яңа коронавирус таралуның иң югары ноктасы февральнең икенче яртысында булачак. Математик исәпләүләр ярдәмендә алар вирус йоктыручылар саны 500 меңнән артып китәргә мөмкин булуын ачыклаган, дип яза РБК.

XS
SM
MD
LG