Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов зыян күргән бабайлык турындагы эштә гаепләнүче гаебен таныган


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Байкал арты хәрби бүлегендә хезмәт иткән Руслан Мухатов җиде хезмәттәшенә карата көч куллануда гаепләнә. 

Читаның хәрби мәхкәмәсендә Байкал арты хәрби бүлегендә низамнамәгә сыешлы булмаган мөнәсәбәтләр хакында җинаять эше карала. Узган елны шушы бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов бу эштә зыян күрүче булып бара. Хезмәттәшләрен җәберләүдә Руслан Мухатов гаепләнә. Мухатов үз гаебен таныды дип хәбәр итә МБХ Медиа.

Мәхкәмә 14 февральдә башланды. Рамил Шәмсетдинов Мәскәүдә психология тикшерүе узу сәбәпле, ул күрсәтмәләрен читтән торып биргән. Мәхкәмә утырышында дәүләт гаепләүчесе Шәмсетдиновтан сорау алу беркетмәсен укыган. Рамилнең сүзләренчә, Мухатов башкаларны мыскыл итәргә, аларның интеккәнен карап торырга теләгән. Рамил казарма болдырына тартырга чыгарга җыенгач, аны кире борган, аягына типкән. Рамилнең аягында ике сыдырылган эз калган.

Мухатовтан зыян күрүче солдатлар да аның рәхимсез гамәлләрен фаш иткән иде. 5 сентябрьдә Мухатов физик әзерлек дәресләре вакытында башка хезмәттәшләреннән, шул исәптән Шәмсетдиновтан да, өстенлеген күрсәтергә теләп, аларны турникта тартылырга мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә Муркин дигән солдат хәлен җуеп егылган. Моны күреп Мухатов аның маңгаена боксер бияләе белән суккан.

Элегрәк Рамил Шәмсетдинов әтисе Сәлимҗан Шәмсетдиновка хәрби бүлектәге тәртипләр хакында сөйләгән булган. Солдатларны туктаусыз җәберләүләрен, төнлә бәдрәфкә, видеокамералар булмаган коридорларга алып чыгып кыйнаганнарын әйткән.

Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов Азатлыкка улының мондый адымга баруына бабайлык кына сәбәп була ала дип сөйләгән иде.

Декабрьдә Рамил Шәмсетдиновның бабайлык турындагы җинаять эшендә зыян күрүче буларак танылуы билгеле булды.

Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев белән Руслан Нәгыев яклый.

Руслан Нәгыев сөйләгәнчә, Рамил Шәмсетдинов фаҗига алдыннан өч тәүлек йокламаган, чөнки кизүдә торган. Офицерлар аңа йокларга рөхсәт итмәгән һәм башы белән унитазга чумдыру белән янаган. Нәгыев әйткәнчә, Шәмсетдинов нәрсә эшләгәнен аңламаган, хәтта җинаять урыныннан качкан вакытта ничек итеп чәнечкеле тимерчыбык аша сикергәне дә аның исендә түгел.

Гыйнварда Рамил Шәмсетдинов ачык хат язып, фаҗигага китергән адымының сәбәпләрен аңлатты.

XS
SM
MD
LG