Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Путин вәгъдә иткән түләүсез интернет кичектерелә


1 мартта кертергә ниятләнгән “социаль әһәмиятле ресурсларга түләүсез керү” проекты кичектерелә.

Русияләр өчен социаль әһәмияткә ия булган интернет-ресурсларга түләүсез керү мөмкинлеге әлегә тудырылмаган. Түләүсез интернет проекты 2020 елның 1 мартыннан эшләп китәр дип көтелә иде. Коммерсант язганча, Русия элемтә министрлыгы бу яңалыкны кертеп җибәрүдә кыенлыклар кичерә. Аерым алганда, проектны тормышка ашырырга тиешле ведомстволар белән килештерүләр сузыла.

Социаль әһәмиятле интернет-ресурсларга керүне түләүсез итүне русияләргә президент Владимир Путин үзенең еллык юлламасында вәгъдә иткән иде. Андый сайтларның трафигы абунәченең интернет өчен түләвенә кертелмәс, һәм ул интернет өчен түләмәгән очракта да бу сайтларга керү мөмкинлеге калыр дип уйланылды.

Ләкин Русия финанс министрлыгы һәм монополиягә каршы федераль хезмәт бу проектның шартларына каршы чыккан. Финанс министрлыгы ил казнасына авырлык китерә дип белдергән: интернет хезмәте күрсәтүче ширкәтләр, керемнәре кимү сәбәпле, казнага салымны азрак түли башлаячаклар. Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре белдергәнчә, операторларның куллаучы интернет өчен түләмәгән очракта аны туктату хокукын чикләргә ярамый.

Русия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең элемтә һәм IT өлкәсендәге комиссиясе операторга социаль сайтларга түләү алмыйча, интернет өчен түләүне калдыру һәм мәгълүмат тапшыру күләме, аның тизлеген үзләре билгеләү хокукын калдырырга кирәк дип саный.

Элемтә министрлыгы 1 июльгә кадәр финанс министрлыгы белән берлектә операторларга бушлай интернет өчен чыгымнарын каплау хакында боерык өлгесе әзерләргә җыена. Апрельдә социаль әһәмиятле сайтларның исемлеге әзер булыр дип көтелә.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG