Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда узасы Ваһапов фестивале концерты коронавирус сәбәпле кичектерелгән


Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашуда
Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашуда

Рәшит Ваһапов фестиваленең 28 мартта Азәрбайҗан башкаласы Бакуда үтәргә тиешле концерты көзгә күчечерелде. Сәбәбе - коронавирус куркынычы.

Концерт күчерелүе хакында 12 мартта Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды мөдире Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашуда җиткерде.

"Без 28 мартка Азәрбайҗанга барырга нык әзерләнгән идек. Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан да, Азәрбайҗан мәдәният министрлыгы да зур иътибар итте. Хәтта алар Рәшит Бәһбудов исемендәге матур театрны бүлеп бирделәр. Әммә ләкин үзегез күреп торасыз, дөньялар үзгәреп тора. Азәрбайҗанда да эпидемиологик вәзгыять җиңел түгел, гәрчә без бик күп чыгымнар тоттык. Мәсәлән, безнең билетлар алынган, кунакханәләргә заказ бирелгән иде. Азәрбайҗан мәдәният министрлыгы залга да түләп куйган иде. Ләкин нинди чыгымнар булса да, безнең артистларыбызны, катнашучыларыбызның һәм тамашачыларыбызның иминлеге мөһимрәк. Һәм без бу концертны якынча сентябрь аена күчерергә булдык", диде Ваһапов.

Фәттахов әйткәнчә, концертның төгәл вакыты май-июнь айларында билгеле булачак. Катнашучылар шул ук кала: Руслан Сәйфетдинов, Ринат Вәлиев, Гөлсирен Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Зәлилә.

Моннан тыш коронавирус йогынтысы 17 мартта Казанда “Ваһапов фестивале һәм татар җыр сәнгате” исемле халыкара фәнни-гамәли конференциягә дә булачак. Анда 29 кешенең чыгыш ясавы каралган, шулар арасында чит илдәгеләр дә бар. Италия, Азәрбайҗан, Финляндиядән белгечләр чыгышларын видео рәвештә генә ясаячак.

XS
SM
MD
LG