Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азат Мифтаховны 4 сентябрьгә кадәр сак астында калдырды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Җинаять эшенә бәйле беренче мәхкәмә утырышы якынча 20 апрельдә узачак.

25 мартта Мәскәү шәһәренең Головин районы мәхкәмәсе 2018 елда "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләнүче анархистлар –​ Елена Горбань, Андрей Ейкин һәм МДУ аспиранты Азат Мифтахов эшен карарга тиеш иде. Алар Русия җинаять кодексының 213.2 маддәсе нигезендә ("хулиганлык") гаепләнәләр. Гаепле дип табылган очракта аларга җиде елга кадәр төрмә яный.

Бер елдан артык Мәскәүнең Тикшерү изоляторында утыручы Азат Мифтаховка бәйле мәхкәмә утырышлары моңа кадәр аны сак астында калдыру-калдырмауны карау өчен узса, бүгенге утырыш сак астында калдырудан тыш, турыдан-туры аның җинаять эшен карау белән дә бәйле иде.

Зыян күрүче тараф катнашмау сәбәпле, җинаять эшен карау кичектерелде. Киләсе утырыш якынча 20 апрельгә билгеләнде.

Хөкемдар Сергей Базаров Азат Мифтаховны тагын якынча ярты елга - 4 сентябрьгә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов сәяси нәфрәт нигезендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Мифтаховны 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарладылар. Сак астында тоту вакытын берничә мәртәбә озайттылар.

Мифтахов үзенең гаепсез булуын белдерә һәм аңа карата җинаять эшенең ялганга нигезләнгән булуын әйтә.

"Мемориал" хокук яклап үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG