Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров Кырым күперен ябарга тәкъдим итте


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырымда яшәүчеләргә зүр бәлә китергәнче Кырым күперен ябарга кирәк дип әйтте. 29 мартка ярымутрауда коронавирс йоктырган егерме кеше теркәлгән.

Русиянең зур шәһәрләрендә, Мәскәүнең үзендә коронавирус белән авыручылар арта барганда, аннексияләнгән Кырымга вакытлыча сыену эзләп килүчеләр арту мөмкинлеген кузаллап Рефат Чубаров Кырым хакимиятләрен канунсыз төзелгән Кырым күперен ябарга чакырды.

"Вирус корбаннарны сайламый. Халыкара кануннар нигезендә аннексияләүче ил халыкны азык-төлек, хастаханәләр, сәләмәтләккә бәйле барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиеш. Үтәгез оккупантлар!", дип тәмамлый үзенең язмасын Чубаров.

Коронавирус сәбәпле Кырым полициясе карантин чаралары ничек үтәлүен тикшереп йөргәндә, Акмәчет хакимияте шәһәрнең төрле урыннарында азык –төлек ярминкәләре оештыруны дәвам итә.

XS
SM
MD
LG