Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте чит илдән ватандашлар кайтаруны чикләгән


Чит илләрдә коронавирус аркасында 35 мең русияле бүленеп калды. 

Русия хөкүмәте чит илләрдә кайта алмый торучы ватандашларны кайтару өчен квоталар керткән. Бүгенге көндә 35 мең Русия ватандашы чит илләрдән кире кайтырга тели. Ләкин Русиядәге һава аланнары очкычлар кабул итүне туктатканнан соң, илгә кайтарылучы ватандашлар саны чикләнә. Бу турыда Коммерсант Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм Росавиациядә чыганакларына таянып яза.

Роспотребнадзор тәкъдиме белән 31 марттан Русиядәге һава аланнары чил илләрдән кайтучыларны чикләнгән санда гына кабул итә башлый. Мәскәүдәге Шереметьево һава аланы көнгә 500 кеше кабул итә, калган төбәкләрдәге һава аланнары 200 кешене кабул итә ала.

Тышкы эшләр министрлыгындагы кризис үзәге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, квоталар кертү ватандашларны кайтаруны кыенлаткан, кайбер очракларда аларга кире кайту мөмкинлеген япкан. Нәтиҗәдә 31 март киченә Росавиация чикләүләрне үзгәрткән: бу көнне Русиягә 1947 кешене кайтарырга ниятләнгән, шуларның 535е төбәкләргә кайтасы булган.
Квоталар алга таба да калачак, алар вәзгыятькә ярашлы үзгәреп торачак диелә.

XS
SM
MD
LG