Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митрополит Феофан коронавирустан коткару сорап Казан өстеннән боралакта әйләнгән


Митрополит Феофан боралакта
Митрополит Феофан боралакта

Татарстан митрополиты Феофан һәм аның ярдәмчеләре иконалар тотып Казан өстеннән боралакта әйләнгән, алар коронавируска каршы догалар кылган.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм Казан епархиясе хезмәткәрләре 3 апрельдә Казан өстеннән коронавируска каршы хач әйләнүе уздырган. Руханилар Татарстан башкаласы өстеннән боралакта әйләнгән. Алар үзләре белән Казан иконасын да алган. Бу турыда Казан епархиясенең рәсми сайтында әйтелә.

Бу чара 4 апрельдә булачак Изге Мәрьям ананы мактау бәйрәме алдыннан уздырылган. Митрополит Феофан хач әйләнүе узачагы турында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән уртак мөрәҗәгатендә хәбәр иткән иде.

“Казан җирендә православие динендәгеләр тарафыннан аеруча олылана торган Казан Алла Анасы төсе бар. Православ динен тотучылар Казан каласы өстеннән әлеге икона белән хачлы әйләнү оештырачак. Бу чара Изге Ананы Мактау бәйрәменә каршы көнне Аның мәхәббәте сөекле Казанны һәм Татарстанны коронавирус афәтеннән йолып калсын дигән максат белән узачак”, диелде мөрәҗәгатьтә.

Моннан тыш, 3 апрель, җомга көнне Татарстан республикасы мәчетләрендә Коръән хәтеме укып тәмамланды.

XS
SM
MD
LG