Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: карантин шартларында өйдә көч куллану очраклары арта


БМО җитәкчесе Антониу Гутерриш дөнья илләре хөкүмәтләрен хатын-кызларны өйдә кыйналу һәм кыерсытулардан яклау чаралары күрергә чакырды.

Коронавирус сәбәпле өйләрендә утырырга мәҗбүр булган хатын-кызларга аларга карата көч куллану белән элеккегә караганда күбрәк очрашырга туры килә. Мондый очраклар саны кайбер илләрдә икеләтә арткан дигән мәгълүмат китерә БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш. Ул Twitter-да әлеге проблемга багышланган видеомөрәҗәгать урнаштырган.

“Соңгы атналарда икътисади һәм социаль басым һәм курку арткан саен без гаиләдә көч куллануның коточкыч глобаль артуын күрәбез” дигән Гутерриш. Ул изоляция вакытында кайбер хатын-кызларның көч куллануга һәвәс партнерлары белән "тозакта" калырга мәҗбүр булуларын әйтә. Кайбер илләрдә хатын-кызларның ярдәм хезмәтләренә мөрәҗәгатьләре ике тапкыр арткан. Полиция һәм медицина оешмаларының эше болай да күп, ә урыннардагы гаиләдә көч куллану корбаннарына ярдәм итүче оешмаларга ресурслар җитми дигән БМО җитәкчесе.

Гутерриш бу проблемны хәл итү өчен көч куллану корбаннарына ярдәмгә килүче сәүдәгә корылмаган оешмаларны финанслауны арттырырга тәкъдим итә. Шулай ук ул хатын-кызлар үзләренә куркыныч янаган очракта бу турыда хәбәр итә алсын өчен даруханәләр һәм азык-төлек кибетләрендә махсус системнар җиһазлау кирәклеген әйтә. Андый хатын-кызларга сыену урыны бирә торган оешмаларны “тормышны тәэмин итүче объектлар”га тиңләргә кирәк дип белдерә Гутерриш.

Апрель башында Русиянең гаиләдә көч куллану корбаннарына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче тугыз оешмасы хөкүмәткә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Алар карантин вакытында хатын-кызларның кыен хәлдә калуын, өйләрендә кыйнауга, кыерсытылуларга дучар ителүен искәртеп, дәүләтнең кичекмәстән чаралар күрүен сорады.

Кайбер саннарга караганда, хәзер бөтен дөнья буйлап 2,6 миллиард кеше карантинда яки изоляциядә утыра, бу Җир шары халкының өчтән бере.

XS
SM
MD
LG