Accessibility links

Татарстанның 12 оешмасына изоляция тәртибен бозучыларга штраф салу хокукы бирелде


Татарстан президенты гадәттән тыш хәл вакытында яки ул килеп чыгу куркынычы булган вакытта тәртип кагыйдәләрен бозучыларга беркетмә тутыру хокукы булган хезмәткәрләр исемлеген киңәйтте.

Татарстанның 12 дәүләт ведомствосы административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе нигезендә ватандашларга штрафлар салу хокукы алды. Бу турыда фәрманга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Бу маддә гадәттән тыш хәл вакытында яки ул килеп чыгу куркынычы булган вакытта тәртип кагыйдәләрен бозучыларны җавапка тартуны күздә тота.

Атап әйткәндә, шундый оешмалар исемлегенә экология һәм табигать байлыклары министрлыгы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, транспорт, урман хуҗалыгы, хезмәт министрлыклары, тарифлар буенча дәүләт комитеты, биологик ресурслар дәүләт комитеты, дәүләт торак инспекциясе, үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтүче инспекция һәм мәдәни мирас объектларын саклау комитеты кертелде.

Административ кодекска язып куелган яңа маддә нигезендә бу төр хокук бозулар өчен 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф салу каралган. 3 апрельдә "үзизоляция тәртибен" бозган өчен Казан кешесенә 15 мең сумлык штраф салынды, аны халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә канунны бозуда гаепләделәр.

Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова “бөтен кеше дә вазгыятьнең җитдилеген аңламый, санитар-эпидемиологик тәртипне боза, шуңа күрә андый кешеләргә контрольне көчәйтергә карар бирелде”, дип белдергән.

Рәсми саннарга караганда, 6 апрельгә Татарстанда коронавирус 41 кешедә расланган. Соңгы тәүлектә 16 кешедә вирус ачыкланган.

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 6300 дән артып китте, 47 кеше үлде.

XS
SM
MD
LG