Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус табылу сәбәпле Биектау хастаханәсенең бер өлеше ябылган


Татарстанның Биектау районында коронавирус йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Ул балалар табибы диелә.

Татарстанның Биектау районында коронавирус йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Район үзәк хастаханәсенең бер өлеше ябылган, анда эшләүчеләр карантинга киткән. Бу хакта Казан кирмәне вәкиле Лилия Галимова белдерде.

"Район үзәк хастаханәсендә санитар-эпидемиологик гамәлләр башкарылды. Хәзер бина куркыныч тудырмый. Хезмәткәрләрнең бер өлеше үзизоляциядә, аларның барысы да йортларында, шуңа күрә кабул итү бүлеге һәм педиатрия вакытлыча ябылды", диде Галимова.

Соңрак билгеле булганча, коронавирус Биектау хастаханәсендә балалар табибында табылган.

Моңа кадәр хокук яклаучы Бахром Хамроев үзенең Instagram сәхифәсендә Казанның 7нче санлы хастаханәсенә коронирус йоктыруда шикләнеп Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин китерелде дип язып чыккан иде. Хамроевта COVID-19 расланган, ул шул хастаханәдә ята. Хамроев моны Азатлыкка да раслады.

6 апрельдә Рөстәм Кәлимуллин "Бизнес Онлайн"га сөйләвенчә, ул чынлап та Казанның 7нче хастаханәсендә ята, ләкин вирус анда расланмаган. "Беренче тест уңай булды, ләкин соңгылары күрсәтмәде", дигән район башлыгы.

Рәсми саннарга караганда, 6 апрельгә Татарстанда коронавирус 41 кешедә расланган. Соңгы тәүлектә 16 кешедә вирус ачыкланган.

XS
SM
MD
LG