Accessibility links

Кайнар хәбәр

"РКБда коронавирус таралу сәбәбе — конъюнктур уеннар"


Уфадагы Республика клиник хастаханәсе
Уфадагы Республика клиник хастаханәсе

Юрист Тимур Уразмәтов Русия кеше хокуклары шурасы әгъзасы Леонид Никитинга хат язган. Ул хастаханәдә коронавирус таралуның сәбәпләрен аңлата. Уфада табиблар һәм юристлар прокуратурага шикаять әзерли.

Башкортстаннан юрист Тимур Уразмәтов Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе табибларының оешмада коронавирус таралу очрагы сәбәпле прокуратурага мөрәҗәгать итәчәген белдерә. Бу турыда ул Русия кеше хокуклары шурасы әгъзасы һәм журналист Леонид Никитинга язган хатында хәбәр итә. Хат "Эхо Москвы в Уфе" сайтында дөнья күргән.

Уразмәтов үзенең Куватов хастаханәсе табибы Римма Камалованың улы булуын яза. Ревматология бүлеге мөдире Камалова 9 апрельдә Эхо Москвы радиосында һәм Idel.Реалиига хастаханәдә коронавирус таралу очрагы турында сөйләгән иде.

Тимур Уразмәтов Куватов хастаханәсенең корнавирус учагы булып китүен "коточкыч ахмаклык, җавапсызлык" дип атаган. Ул кешеләрне куркыныч астына куйган бу хәлләрнең килеп чыгуында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм аның такымын, шул исәптән хастаханәнең баш табибы Эльза Сыртланованы гаепли. "Алар берничә ай эчендә республиканың сәламәтлек саклау системын җимерде", дип яза Уразмәтов.

Юрист сүзләренчә, Куватов исемендәге хастаханәдә респиратор авырулар саны арта барса да, ул очракларга "хастаханәдән читтә башланган үпкә ялкынсынуы" дип диагноз куйганнар, COVID-19 тесты ясаудан баш тарканнар. Табиблар яңа авыруларны кабул итүдән туктарга сораса да, җитәкчелек, хастаханә керемнәре кимүдән куркып, моны эшләмәгән. Табибларга шәхси саклану чаралары (битлекләр, саклану киемнәре) бирелмәгән.

Уразмәтов хастаханәдә чынлыкта 9 гына түгел, күбрәк кеше коронавирус белән авырый дип яза. "Кичә ревматология бүлегеннән коронавируслы 23 пациент чыгарылды, нейрохирургия бүлегеннән 18 кеше, башка бүлекләрдә дә шул чама. Ягъни авырулар арасында коронавирус йоктыру очраклары йөзләгән, ә табиблар арасында – дистәләгән. Бу бит алдан язылып килгән кешеләр, алар ниндидер чирләрен табибка күрсәтергә теләгән, һәм хастаханә җитәкчелеге җавапсызлыгы аркасында коронавирус йоктырган", дип яза Уразмәтов.

Ул хастаханәдә вирус таралу чәршәмбе көнне сизелә башлады дигән. “Чәршәмбе көн респиратор өзлегүләр белән 10 пациент иде, пәнҗешәмбе – 20, җомга көнне 40 ка җитте. Якшәмбе көнне хастаханәне карантига яптылар. Дүшәмбе, 500дән артык медицина хезмәткәре эштә вакытта, хастаханәне бикләп куйдылар” дип яза ул.

Хастаханәнең сатып алулар белән шөгыльләнүче бүлеге хезмәткәрләренә читтән торып эшләргә рөхсәт ителгән. Бүлек хезмәткәрләре тәрәзә аша чыгып, өйләренә таралышкан.

"Алар белән бергә бу кичтә кизү торган табиблар, практикантлар да тәрәзәдән чыгып, өйләренә кайтып китте. Моны табибларның берсе видеога төшерде. Хастаханәдә кешеләрне бикләп кую канунсыз иде. Мин видеоны башкаларга җибәреп, ярдәм сорадым. Аннары бу видеоны фейк дип атап, аны тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тарту белән янадылар”, дип язган Уразмәтов.

Error rendering VK.

Юрист республика клиник хастаханәсеннән районнарга кайтучы авырулар коронавирусны республика буйлап тараткан булырга мөмкин ди һәм бу хәлләрнең хокук саклау органнары тарафыннан да, журналистлар ягыннан да ныклап тикшерелергә тиешлеген әйтә.

"Моның сәбәпләре берничә, ләкин шуларның берсе – күптән түгел алышынган хакимият үзенең конъюнктур уеннарын башлады, министр Забелин үзенекен, ә баш табиб Сыртланова соңгы айларда күп профессионалларны китәргә мәҗбүр итте, алар урынына үз кешеләрен куйды. Хәзер без – табиблар һәм юристлар төркеме – республика прокуратурасына мөрәҗәгать әзерлибез" дип язган Уразмәтов.

  • 10 апрель иртәсенә Башкорстанда коронавирус йоктыруның 40 очрагы рәсми теркәлгән. Бу турыда республика хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
  • 5 апрельдә Башкорстан республика хастаханәсендә үлгән хатын-кызда коронавирус булуы ачыкланган иде. Икенче көнне хастаханәне карантинга яптылар. Бинада 1200дән артык кеше кала дип хәбәр ителде. Аларның күбесе коронавируска тест тапшырган. Бүгенге көн саннарына караганда, коронавирус хастаханәнең тугыз хезмәткәрендә табылган. Республика хастаханәсенә районнардан да авырулар килү сәбәпле, вирус Башкортстан буйлап таралган булырга мөмкин. Бүгенге көндә коронавируслы авырулар Уфада һәм республиканың тагын 11 районында ачыкланган, барлыгы җиде хастаханә карантинга ябылган. Коронавирус йоктыруның 40 очрагы рәсми танылган.
  • РКБның ревматология бүлеге мөдире, 40 ел тәҗрибәсе булган табиб Римма Камалова хастаханәдәге хәлләр турында сөйләде. Ул табибларның пациентлар арасында пневмония белән чирләүчеләр арта баруын җитәкчелеккә җиткерүен, әмма җитәкчелек моңа колак салмыйча, көн саен бөтен республикадан китертелгән авыруларны кабул итүне туктатмавы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG