Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Əлшəй районы үзəк хастаханəсе карантинга ябылды


Башкортстанның Раевка авылындагы хастаханәдә коронавирус йоктырган бер кеше ачыкланган.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Башкортстанның Əлшəй районы үзəк хастаханəнең поликлинника бүлеге карантинга ябылды. Бу турыда 12 апрель республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде. Анда коронавирус йоктырган бер кеше ачыкланган.

Кичə Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә урнашкан психо-неврология диспансеры карантинга ябылган иде. Аңа кадәр шулай ук Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастанәсе, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (22нче санлы шәһәр хастаханәсе), Стәрлетамак шәһәренең 1нче һәм 2нче санлы шәһәр клиник хастаханәләре, Октябрьски шәһәре 1нче санлы хастаханәсенең ике бүлеге, Бәләбәй үзәк хастаханәсе, Бөре шәһәре хастаханәсенең хирургия һәм терапия бүлекләре карантинга ябылган иде.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 19 яңа очрагы теркәлгән. 12 апрельгә анда барлыгы 85 кеше авырый. Республиканың сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, тагын 236 кешенең коронавирус булуына шикләнәләр, алар хастаханәгә озатылды, шуларның 11 – балалар.

XS
SM
MD
LG