Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зөләйха күзләрен ача": татарны мыскыл итүме, гади хатын-кыз язмышымы?


Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Сериалны караучылар икегә бүленде. Беренчеләр бу фильм татар халкын кимсетеп күрсәтә, бөтен кеше хәзер татарларны шундый дип кабул итә дип уйласа, икенчеләр биредә бары тик кеше, хатын-кыз язмышы сурәтләнгән дип саный.

13 апрельдә "Россия-1" каналында Гүзәл Яхина романына нигезләнеп төшерелгән "Зөләйха күзләрен ача" сериалы күрсәтелә башлады. Азатлык кино белгечләреннән, тәнкыйтьчеләрдән беренче серия турында фикерләрен белеште, социаль челтәрләргә күзәтү ясады.

Нияз Игъламов, тәнкыйтьче

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

"Китапның резонансы зур булу сәбәпле, сериал әз булса да чыганакка туры килер дигән уй кергән иде. Ләкин бу баналь сурәтләү генә булып чыкты. Кызыксыз характерлар, кызгану хисе уятмый торган каһарманнар. Белмим, бөек актер Маковецкий килеп кергәч, ничек булыр, ләкин әлегә Татарстан актерлары Мәскәү йолдызларыннан арттырып уйный.

Чулпан Хамматова бернинди дә түгел, Юлия Пересильд, Игнатовны, Мортазаны уйнаучылар да шундый ук. Роза Хәйруллина Роза Хәйруллинаны уйный. Сериалны алга таба да карар өчен Яхина һәм Хамматованың зур фанаты булу кирәк. Миңа алар ул кадәр үк кадерле түгел.

Романны татар тормышына карикатура дип күрә алмаучылар тагын да адекватсызрак булып күренә башлый

Һәм романны татар тормышына карикатура дип күрә алмаучы кайбер татар язучылары һәм эшлеклеләре фикере тагын да адекватсызрак күренә башлый. Бу кешеләр Ибраһимов, Исхакый, Галәүне укымаган диярсең, аларның безнең халыкны бары тик ал төсләрдә күрергә теләүләре көлке генә уята.

Гүзәл Яхина романы популярлыгы аларның ачуын бик китерә икән, аңа каршы үз иҗатлары белән көрәшсеннәр. Ләкин алар әле Зифа Кадыйрованы да җиңә алмый. Яхина да, Кадыйрова да форматлы әдәбият жанрында яхшы эшли. Аларда ныклы сюжет, көчле характерлар, гади халык зәвыгына якынлык бар. Бу гади әдәбият. Аңа каршы көрәш җил тегермәненә каршы көрәш кебек. Бигрәк тә ачулы мәкаләләр белән. Бу ике хатын-кыз автор аларны узып китте инде. Һәм Яхина романын укып, башка халыклар татарларны кабул итәчәк. Ләкин бу Яхина гаебе түгел, ә безнең күпчелек язучылар һәм җитәкчелек гаебе. Алар заманча татар әдәбиятын дөнья дәрәҗәсенә чыгару юлларын белмиләр. Бездә чын талантны остадан аера алмыйлар һәм, гомумән, безнең үз казаныбызда кайнау гаепле. Безгә инде әллә кайчан урманнан чыгып, дөньяның ничегрәк яшәвен карарга кирәк. Әгәр Яхина романының популярлыгы борчый икән, акыллырак, хәйләкәррәк, прогрессиврак булырга кирәк. Башка рецепт юк.

Ләкин шуңа да карамастан, кино татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга үз өлешен кертә. Без татар телен, татар җырын ишетәбез. Без генә түгел. Һәм моның киң телепрокатка чыгуның зыянына караганда файдасы күбрәк. Һәм бу фикерләр беренче сериягә генә кагыла".

Әдилә Хәйбуллина, кино белгече

Әдилә Хәйбуллина
Әдилә Хәйбуллина

"Беренчедән, бүген күргәнемне китап белән чагыштыру дөрес түгел, чөнки әсәр үз тормышы белән яши. Сериал яки фильм башка әйбер, шуңа күрә сериал турында гына сөйлим. Монда барысы да ачык күренә инде. Бу бәхетсез татар хатынын газапларда, түземлектә һәм чыдамлыкта күрсәтүче манипулятив тарих. Фильмга баштан ук шундый бер төсмер бирелә, бөтен хикәя Чулпан Хамматова башкаруында газаплар күрүче хатын-кыз тирәсендә барачак.

Бу акча алуга корылган сериал. Кулаксызлаштыру һәм колхозлаштыру чорында бәхетсез татар хатыны язмышы турындагы тарих "Россия-1" каналындагы тапшырулар челтәрен төрләндереп җибәрәчәк.

Бу фильм бик иллюстратив, гримнан, интерьерлардагы детальләрдән башлап, характерларны ачуга кадәр ышандырмый

Гомумән, бу фильм бик иллюстратив, гримнан, интерьерлардагы детальләрдән башлап, характерларны ачуга кадәр ышандырмый. Бу шундый театраль, ясалма. Белмим, татар милләте вәкиле буларак безнең тарих "Зөләйха"да күрсәтелгәннәр белән охшаш булуын теләр идем микән? Бу бик начар алымнар, тамашачы белән мондый манипуляция алымы әллә кайчан үлеп беткән булырга тиеш иде.

Нәзифә Кәримова, журналист

Нәзифә Кәримова
Нәзифә Кәримова

"Әлбәттә кино белән китап икесе ике җанр. Мин китапны бик кызыксынып укыган идем. Чөнки ул бернинди башка китапларга, тасвирлауларга охшамаган булуы белән шаккаттырды. Кино жанрының үз кагыйдәләре. Фильмда мин большевикларның кансызлыгын, коточкыч системның халыкны ничек итеп бетерергә бөтен көчен бирергә тырышканын күрдем. Фильмның "Ай былбылым" җыры белән башлануы, татарча сөйләшергә тырышулары да ошады. Әлбәттә, күп кенә килешмәгән әйберләр дә күзгә ташлана. Схематик кына күрсәтелгән җирләр дә бар, әле бу бит беренче генә серия. Карыйм әле алга таба да".

* * *

Cоциаль челтәрләрдә фильм турында төрле фикерләр язалар, әмма тәнкыйтьләүчеләр күбрәк. Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Facebook битендә болай дип язып чыкты.

Блогер Альберт Бикбов болай дип яза: "Зөләйха күзләрен ача"ның башын карадым. Моңсу татарофобия һәм Гулаг-архипелаг. Ә шундый матур фильм төшерә алырлар иде – Зөләйха татар теле укытучысы, аның ире – Татарстан мәгариф министрлыгы хезмәткәре, Игнатов – мәктәпләрне кисәтүләр җибәреп гарык итүче прокуратура вәкиле.

Журналист Гөлинә Хисаметдинова-Гыймадова мондый фикердә.

"Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова фильмны караганда нервлануын яза.

"Че гуглит татар кызы" төркеме авторлары "Зөләйха күзләрен ача" татар халкы турында түгел, ә кеше һәм шәхес турында дип яза.

Кайберәүләр бу фильмны карау - татарның үз-үзен мыскыллавы дип саный.

"Зөләйха күзләрен ача"

"Зөләйха күзләрен ача" романы 2015 елда чыгып, Русиядә күпсанлы әдәби бүләкләргә лаек булды. Роман дөньяның 34 телендә дөнья күрде. Татарчага тәрҗемәсен шагыйрә һәм журналист Флера Тарханова башкарды.

2018 елның җәендә “Россия-1” каналы “Зөләйха күзләрен ача” романы нигезендә күпсериялы фильм төшерде. Төп рольне Чулпан Хамматова башкарды. Икенче пландагы рольләргә шулай ук татар театрлары артистлары да җәлеп ителде. Сериалның бер өлеше Казанда һәм Татарстанда төшерелде.

Моның өчен Лаеш районында Чулман ярында агач йортлардан махсус авыл да төзелде.

Фильмга саундтрек буларак "Ай былбылым" татар халык җыры сайланган. Аны Татарстанның атказанган артисты, "Голос" телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова башкара.

Моннан тыш, сериалга җырчы Эльмира Кәлимуллина башкаруында "Өмет чаткысы" җыры да кергән. Ул композитор Эльмир Низамов музыкасына язылган.

XS
SM
MD
LG