Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландтан кайтучыларны карантинга "Ливадия" шифаханәсенә урнаштырачаклар


Марат Садыйков
Марат Садыйков

Таиландтан Казанга 115 кеше кайтарылачак. Бу кешеләрне Татарстан акчасына карантинда саклаячаклар.

Татарстанның өч медицина хезмәткәрендә коронавирус табылган. Шуларның берсе – Биектау үзәк район хастаханәсе табибы. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков матбугат конференциясендә белдерде.

"Без тикшерүе уздырдык. Мондый очрак бар. Ул хезмәткәр госпитальләрнең берсендә ята. Хәле уртача дип бәяләнә. Биектау районы хастаханәсе хезмәткәрләренең барысын да тикшердек. Берничә тапкыр тискәре нәтиҗә алдык. Табиб ваемсызлык кылганмы – хәл итәрбез", диде Марат Садыйков.

16 апрельдә Таиландтан Казанга 115 кеше кайтарылачак. Бу кешеләрне Татарстан акчасына карантинда саклаячаклар. Кайтучы кешеләр арасында Татарстан вәкилләре генә түгел, Русиянең төрле төбәк кешеләре дә бар. Башкортстан вәкилләре Уфага озатылачак. Ә калган кешеләрнең барысы да “Ливадия” шифаханәсенә карантинга урнаштырачаклар. Анда 200 урын әзерләнгән. Алар даими тикшереләчәк.

Хәзер республикада 3049 койка-урын әзерләнгән. Марат Садыйков пневмония, ОРВИ белән авыручылар арасында үлемнәр артмавын белдерде. "2020 елда пневмония белән авыручылар саны артыр дип фаразлыйбыз. Чөнки 2019 елда без мөрәҗәгать итүчеләрне генә дәвалый идек. Быел тикшерүләр күбәйде. Ә үлемнәрнең саны бер тирәдә калды", ди министр.

Хәзергә Татарстанда 107 кеше коронавирус йоктырган. Шуларның 63е Казан, 14 – Чаллы, 12 – Питрәч, 11 – Биектау, 2 – Әлмәт районнарында ачыкланган. 58 авыручы бүген стационар, 32се амбулатор дәвалану ала. 5 кеше авыр хәлдә диелә.

XS
SM
MD
LG