Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәсе билгесез вакытка кичектерелә


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәсе билгесез вакытка кичектерелә Адвокат Алексей Захаров фикеренчә, мәхкәмә катлаулы санитар-эпидемиологик хәл аркасында күчерелгән.

Башкорт сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәсе кичектерелә. Эшне карарга тиешле Самар шәһәрендәге Үзәк хәрби мәхкәмә сайтында утырышның кичектерелү сәбәбе “хөкем ителүченең китереп җиткерелмәве” дип күрсәтелгән. Мәхкәмә канцеляриясе Idel.Реалиигә белдерегәнчә, утырышның кайчан буласы билгеле түгел, ул көнен игълан итмичә кичектерелгән.

Элергәк Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә Дилмөхәммәтов эшен карауны 17 апрельгә билгеләгән иде. Аны Самардагы 1нче санлы тикшерү изоляторына күчерергә тиеш иделәр. Дилмөхәммәтовның адвокатлары утырышны Уфада уздырырга үтенеч белән мөрәҗәгать итте, чөнки бу эш кысаларында шаһитларның күпчелеге Уфада яши. Бу үтенеч кәнәгатьләндерелмәде. Адвокатларның мәхкәмә утырышы алдыннан тыңлау уздыру үтенече дә кире кагылган.

6 апрельдә Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә Дилмөхәммәтовны 2020 елның 24 сентябренә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды.

Дилмөхәммәтовның адвокаты Алексей Захаров мәхкәмә утырышының күчерелүенә коронавирус эпидемиясе сәбәп булган дип саный. Захаров белдергәнчә, ул үзе дә коронавирус сәбәпле Дилмөхәммәтовны хөкем итү утырышын кичектерүне сорарга җыенган булган. Адвокат процесс кайчан башланасын белмәвен әйткән.

Айрат Дилмөхәммәтов биш җинаять эше нигезендә хөкем ителәчәк. Ул 2019 елның март аенда илнең бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепләнеп кулга алынды. Апрельдә Дилмөхәммәтовка каршы “террорчылыкка чакыру” маддәсе нигезендә эш ачылганы билгеле булды. Октябрьдә һәм 2020 елның гыйнварында аңа карата тагын ике җинаять эше кузгатылды. Соңгысы “террорчылыкны финанслау” маддәсе нигезендә ачылды.

2019 елның апрелендә Русиянең “Мемориал” хокук яклау җәмгыяте Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG