Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны Кытай саннарыннан узып китте


Соңгы тәүлектә Русиядә 6 361 кешедә коронавирус расланган, 50 кеше үлгән.

Русия коронавирус йоктыручылар санына караганда, Кытайны узып китте. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы мәгълүматларынча, илдә 87 147 кешедә COVID-19 рәсман расланган. Кытайда — 83 917 диелә Балтимордагы Джон Хопкинс университеты сайтында.

Соңгы тәүлектә Русиядә 6 361 кешедә коронавирус расланган, 50 кеше үлгән. Үлүчеләр саны 794кә җитте.

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның яңа 70 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Шулай итеп республикада коронавируслы кешләр саны 632 булды. 75 кеше терелгән диелә.

Башкортстанда COVID-19 йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган, республикада барлыгы 570 кешедә вирус табылган. 72 кеше терелгән. Соңгы тәүлектә үлүчеләр турында язылмый, моңа кадәр 14 кешенең үлеме турында хәбәр ителгән иде.

  • Коронавирус пандемиясе сәбәпле, 29 апрельдән Япония Русиядән килүчеләр өчен чикләрен япты дип хәбәр итә Киодо Цусин агентлыгы. Чик сакчылары Япониягә килер алдыннан ике атна Русия, Украина яки Беларуста булучыларны кертмәячәк.

XS
SM
MD
LG