Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфага ике очкычта Дубай һәм Гоадан туристлар кайтты


“Урал һава юллары” ширкәте рейслары белән барлыгы 279 Русия ватандашы иленә кайтты.

Башкортстан башкаласына Дубай һәм Гоадан ике рейс килде, алар коронавирус пандемиясе сәбәпле чит илләрдә калган Русия туристларын өйләренә кайтарды. Кайтучылар арасында Башкортстан һәм Татарстан кешеләре дә бар.

Уфа һава аланы матбугат хезмәте җитәкчесе Татьяна Ризван социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Гоадан 162 турист килгән, шуларның 37се Башкортстаннан. Дубайдан кайткан 117 туристның 17се шушы республика кешеләре.

90 кешене Башкортстанда обсерваторга урнаштырганнар. Калганнары автобус яки очкыч белән өйләренә кайтып китәчәк дип язган "Республика Башкортостан". Күрше төбәкләр үз ватандашларын автобус белән килеп алу оештырган. Бу Оренбур өлкәсе, Самар, Түбән Новгород, Татарстан, Удмуртия, Чуашстан, Пермь крае.

Элегрәк Казанга Төркия һәм Гоадан кайткан очкычларда Башкортстаннан 50 кеше бар иде. Аларны автобус белән Уфага кайтардылар. Хәзер бу кешеләр “Радуга” шифаханәсендә оештырылган обсерваторда ике атналык карантинда.

21 апрель Казанга Төркия һәм Гоадан барлыгы 342 турист кайтты. Аларның бер өлешен Яшел Үзән районындагы “Васильево” шифаханәсенә карантинга урнаштырдылар. Төркиядән кайкан татарстанлы шифаханәдә яшәү шартлары бик начар булуына зарланды.

XS
SM
MD
LG