Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә коронавирус сәбәпле ябылып калган “Газпром” эшчеләре протестка чыкты


Якутскида вахтачылар протест чарасында
Якутскида вахтачылар протест чарасында

Эшчеләр яшәү шартларының түзә алмаслык булуына, саклану чаралары юклыкка, авырулар турында мәгълүмат җитмәүгә зарлана.

Якутиянең Чаяндин нефть чыгару җирлегендә берничә йөз эшче килешенмәгән митинг оештырган. Бу чараның видеосы интернетта таралды.

“Газпром” ширкәтләренең берсендә вахта юлы белән эшләүче бу кешеләр хәзер коронавирус аркасында бикләнеп калган. Алар үзләрен өйләренә җибәрүне таләп итә. Моннан тыш, вахтачылар яшәү шартларының начар булуына, вирустан саклану чаралары булмауга зарлана.

“Без бер үк савыттан ашыйбыз, уртак мунча һәм душларда юынабыз, бер үк урын-җирне алыштырабыз. Мондый яшәү шартларында физик элемтәгә кермәү бөтенләй мөмкин түгел. Кешеләргә алда ни буласы хәбәр ителмәве, авыру табылганнарның хәле турында белмәүне дә өстәсәк, көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, диелә вахтачылар мөрәҗәгатендә.

Алар шулай ук араларында кемдә вирус бар, кемдә юк икәнен дә белмәүләрен әйтә.

Якутия башлыгы Айсен Николаев Интерфакска белдергәнчә, Чаяндин җирлегендә 10,5 мең кешедән коронавируска анализ алынган, нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Николаев “җирлектә авырулар саны шактый” дигән, һәм аларны барлау, дәвалау эшен “Газпром” башкарырга тиеш дип аңлаткан.

Элегрәк Якутиянең Чаяндин нефть чыгару җирлегендә 25 кешенең COVID-19 белән зарарлануы хәбәр ителгән иде. Бу җирлектә карантин кертелде.

ProUfu сайты язганча, Чаяндин җирлегендә карантинда калучылар арасында Башкортстан кешеләре дә бар.

23 апрельдә Русия президенты Владимир Путин төзелеш өлкәсендәге эшчеләрне, шул исәптән вахта белән йөрүчеләрне дә тиз башкарыла торган тестлар ярдәмендә коронавируска тикшерергә кушты.

XS
SM
MD
LG