Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда иртәнге сәгатьләрдә урамда спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителде


Татарстанда изоляция урыныннан китү өчен максатлар исемлегенә “ачык һавада спорт” юлы өстәлде.

Татарстанда яшәүчеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен иртәнге сәгатьләрдә урамга чыгарга рөхсәт ителә. Бу турыда республика хөкүмәтенең яңа фәрманында әйтелә. Спорт белән шөгыльләнергә урамга чыгу өчен махсус сайтта рөхсәт алырга кирәк булачак. Моның өчен Татарстанда эшләп килүче “дигитал рөхсәтләр” системында максатлар исемлегендә тагын бер юл өстәлә. Ул “Ачык һавада физик культура/спорт белән индивидуаль шөгыльләнү” дип атала.

Ачык һавада спорт белән шөгыльләнүөчен татарстаннар көнгә бер тапкыр гына рөхсәт сорый ала. Изоляциядән китеп тору вакыты ике сәгатьтән артмаска тиеш. Мондый төр рөхсәтләрне иртәнге 5тән 7гә кадәр генә кулланып булачак.

Татарстанда коронавирус эпидемиясе сәбәпле 30 марттан махсус режим кертелде. Кешеләргә өйләреннән кибеткә яки даруханәгә бару, чүп түгү, йорт хайваннарын йөртеп керү өчен генә чыгарга рөхсәт ителә. Болардан тыш, башка максатлар белән каядыр бару өчен махсус дигитал системда рөхсәт алу таләп ителә. Бу кагыйдәгә ярашлы, татарстаннарга балаларны мәктәпкә яки бакчага илтергә, медицина яки ветеринария оешмасына, банк, почтага барырга, мәрхүмнәрен җирләүдә катнашырга, мәхкәмә, хәрби комиссариатка барырга, күченергә рөхсәт ителә. Исемлектә барлыгы 12 максат кертелгән.

Апрель ахырында республикада чәчтарашханәләргә ачылырга рөхсәт ителде. Бу максаттан татарстаннарга айга бер тапкыр ике сәгатькә чыгып керергә була.

XS
SM
MD
LG