Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә 8 атнага сузылган карантин йомшартылды


Римда ике айдан соң бабасы белән оныгы күрешә
Римда ике айдан соң бабасы белән оныгы күрешә

Кешеләргә урамга чыгып туганнары белән күрешергә рөхсәт ителде. Ләкин күпчелек җәмәгать урыннары әле ябык килеш кала.

Ике айга якын карантинда утырган Италиядә тыю чараларының бер өлеше гамәлдән чыгарыла. 4 майдан башлап күп кенә ширкәтләр эшен яңадан башлый. Ачык һавада урнашкан музейлар ачыла. Кешеләргә туганнары белән күрешү өчен өйләреннән чыгарга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта дусларга, туганнарга кунакка йөрешү элеккечә тыела.

Италия хөкүмәте тыюларның бер өлешеннән баш тартуны “карантинның икенче баскычы” дип атый. Халыкны социаль ара калдыру кирәклеге турында кисәтеп торалар. Кибетләрнең күпчелеге элеккечә ябык, рестораннар, кафелар ризыкны алып чыгып китеп ашау тәртибендә генә эшли. Җәмәгать туклануы урыннары 18 майда ачылыр дип көтелә.

Мәктәпләр уку елы ахырына кадәр ябык булачак. Театрлар, кинотеатрлар кайчан ачыласы да әлегә билгеле түгел. Халыкара туризм да ел ахырына кадәр тулысынча аякка баса алмас дип белдерә Италия хакимияте.

Италия COVID-19 пандемиясеннән иң зур зыян күргән илләрнең берсе. Февраль ахырында илнең төньяк төбәкләрендә вирус кинәт таралып китте. Башта Ломбардия төбәгендә, аннары 12 марттан бөтен ил күләмендә карантин кертелде. Алга таба тыюлар көчәйтелде.

2,5 ай эчендә Италиядә 210 меңнән артык кешегә COVID-19 йокты, 29 меңгә якын кеше үлде. Соңгы атналарда яңа очраклар саны акрынлап кими, савыгучылар саны арта. Шулай да хәзер дә әле көн саен бер мең ярым чамасы кешедә коронавирус табыла.

Дөньяда яңа коронавирус 3,5 миллионнан артык кешегә йокты, 247 752 кеше үлде.

Италия авыручылар саны ягыннан дөньяда өченче, үлүчеләр буенча АКШтан соң икенче урында.

Авыручылар саны ягыннан Русия дөньяда җиденче урында (145 268 кеше). Эпидемия башыннан бирле 1356 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG