Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә соңгы тәүлектә 11 меңнән артык кешедә коронавирус расланган


Татарстанда узган тәүлектә тагын 105 кешедә COVID-19 ачыкланган, Башкортстанда – 83 кешедә.

Татарстанда COVID-19 расланган авырулар саны узган тәүлектә 105 кешегә арткан. Бу мәгълүматны Русия коронавируска каршы көрәш штабы китерә.

Республикада барлыгы 1415 кешедә яңа вирус расланган, шулардан 252 кеше савыккан (узган тәүлектә 68 кеше). Эпидемия башыннан бирле дүрт кеше үлде. Узган тәүлектә үлүчеләр турында хәбәр ителми.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабы саннарына караганда, республика хастаханәләрендә COVID-19 диагнозы белән 375 кеше дәвалана, алты кеше үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган.

Башкортстанда узган тәүлектә 83 кешедә COVID-19 табылган, авыручылар саны 1243кә җитте, барлыгы 14 кеше үлде. 289 кеше савыккан.

Русиядә узган тәүлектә 11 231 кешедә коронавирус расланган, 88 кеше үлгән. Барлыгы 177 160 кешедә COVID-19 расланган, эпидемия башыннан 1625 кеше үлгән, 23 803 кеше савыккан. Коронавирус ачыкланган кешеләр саны белән Русия Германия һәм Францияне узып китте һәм дөньяда бишенче урында бара.

=

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан1 415 (+105) 184 (+16) 4 (+1)
Башкортстан 1 243 (+83) 289 (+30) 14 (+0)
Русия177 160 (+11 231) 23 803 (+2 476) 1 625 (+88)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG