Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә Россотрудничество вәкилен Прагага агу алып килүдә шикләнәләр


Прагада Русия илчелеге
Прагада Русия илчелеге

Русия дипломатының Прагага рицин китерәчәге хакында Чехия махсус хезмәтләрен чит ил коллегалары кисәткән. Кайбер чыганаклар бу кешенең ФСБ хезмәткәре булуын яза.

Чехия хокук саклау оешмалары Чехиядә Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Кончаковны Прагага рицин алып килүдә шикләнә. Бу агулы матдә Чехия башкаласында урыс маршалы Иван Коневка һәйкәлне сүтеп алу өчен җаваплы шәһәр түрәләренә һөҗүм ясау өчен китерелгән булырга мөмкин диелә. The Insider язганча, шикләнелүче кешенең исемен телеканалындагы “168 сәгать” тапшыруы журналистлары ачыклаган.

Журналистлар тапкан мәгълүматка караганда, Чехия махсус хезмәтләре башка илдәге коллегаларыннан 14 мартта Кончаков Прагага киләчәге, һәм дипломатик багажында Коневка һәйкәлне сүттергән түрәләргә һөҗүм ясау өчен рицин агуын алып киләчәге турында кисәтү алган.

Әйтелгән көнне Кончаков чыннан да Прагага килгән, ләкин аның багажын тикшермәгәннәр, үзен тоткарламаганнар, чөнки кисәтеп алынган мәгълүматның ялган булуы, Чехия махсус хезмәтләре намусына тап төшерү өчен эшләнгән булу ихтималы бар дип саналган. Шулай да һәйкәлне сүтү өчен җаваплы булган кешеләр - Прага-6 районы идарәсе башлыгы Ондржей Коларж һәм Прага мэры Зденек Гржиб янына сак куелган.

The Insider Кончаковның Русия махсус хезмәтләренә катнашы булуы турында дәлилләр таба алмаган.

Үз чиратында Чехиянең Seznam басмасы 10 майда Русия дипломаты Андрей Кончаков белән әңгәмәне бастырган.

Анда ул Русия федераль агентлыкларының берсенең Чехиядәге вәкиллеге җитәкчесе дип таныштырыла. Журналистлар аннан үзенең Чехиягә рицин китерүдә шикләнелүе турында сорый. Кончаков бу ниндидер ялгышлык ди, үзенең чемоданында “дезинфекция чаралары һәм кәнфитләр” булуын әйтә.

Lidové noviny газеты үз чыганакларына таянып, агу алып килүдә шикләнелгән “дипломат” чынлыкта ФСБ хезмәткәре дип яза.

Прагада Конев һәйкәлен сүтүдә катнашкан түрәләргә һөҗүм әзерләнүен 27 мартта беренче тапкыр Чехиянең Respekt сайты хәбәр иткән иде. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров моңа җавап итеп бу мәгълүматны тикшереп булмый, чөнки илгә агу алып килгән кешене кертмәсләр иде дип белдергән.

Прагада сүтелгән Конев һәйкәле нигезенә 9 майда билгесез кешеләр унитаз урнаштырганы да хәбәр ителде.

Праганың һәйкәл урнашкан районының башлыгы Ондржей Коларж бу гамәлне хөкем итеп чыкты. Һәйкәл 1980 елда куелган булган, һәм аның тирәсендә күп еллар дәвамында бәхәсләр куерган. Һәйкәлне сүтүгә каршы килүчеләр нәкъ менә Конев гаскәрләре 1945 елның 9 маенда Праганы фашистлардан азат итте дип белдерә. Һәйкәлне сүтүне яклаучылар Конев 1956 елда Маҗар халык баш күтәрүен бастыруда роль уйнаган, һәм Варшава килешүе гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә катнашы булырга мөмкин ди. Алар шулай ук Прагага 1945 ел маенда совет гаскәрләре кергәндә немецлар чынлыкта җиңелгән булуын да искәртә.

Соңгы елларда билгесез кешеләр тарафыннан һәйкәлгә әледән-әле һөҗүмнәр булып торды. Һәйкәлгә берничә тапкыр буяу сиптеләр. Ондржей Коларж сынны сүтеп алып, Русия илчелеге биләмәсенә урнаштырырга тәкъдим итте. Ләкин Русия бу карарга каршы чыкты, һәм бу нисбәттән Чехиягә карата ачулы белдерүләр ясады.

XS
SM
MD
LG