Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Якутиядән кайтарылган вахтачыларның унысында COVID-19 расланган


Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы 26 вахтачының хастаханәгә салынганын хәбәр итә.

Башкортстанга Якутиянең Чаянда ятмасыннан кайтарылган эшчеләрнең унысында коронавирус расланган. 26 кеше хастаханәдә ята, аларның хәле тотрыклы. Бу мәгълүматны Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткән.

Чаянда ятмасында эшләүче башкортстанлылар арасында 200 кешедә коронавирус табылган. Бу мәгълүматны хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе вакытында Башкортстан җитәкчесе идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Бәширов җиткерде. Әлегә аларны республикага алып кайту Роспотребнадзор тарафыннан тыелган. Бәширов сүзләренчә, Башкортстан вахтачыларның авыру йоктырганнарын да үзенә кайтарырга әзер.

Министрлык мәгълүматынча, 12 май иртәсенә республикада 1647 кешедә COVID-19 рәсми теркәлгән, узган тәүлектә тагын 80 кешедә вирус расланган. 468 кеше коронавирустан хастаханәләрдә дәвалана, 15 кеше авыр хәлдә, үпкә җилләтү җайланмасына тоташтырылган. 697 кеше өйләрендә дәвалана, барлыгы 467 кеше вирустан савыккан.

Узган тәүлектә табиблар тагын 130 кешегә кискен респиратор авыру һәм кискен респиратор-вируслы авыру дигән диагноз куйган. Алты кеше хастаханәгә салынган.

11 майга Башкортстанга Чаянда ятмасыннан 1350 вахтачы кайтарылды. Алар республикадагы шифаханәләрдә карантин уза. Якутиядә Чаянда ятмасында коронавирус таралганнан соң Башкортстанга барлыгы 1800 вахтачының кайтасы билгеле булды.
Татарстаннан Чаянда ятмасына вахта белән барып эшләүче 69 эшче республикага кайтарылды, алар карантинны “Ливадия” шифаханәсендә уза.

XS
SM
MD
LG