Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенатына коронавирус сәбәпле Кытайга карата чикләүләр турында канун өлгесе кертелде


Канун өлгесе авторлары Кытайны коронавирус тарала башлаган Үһәндә халыкара белгечләр тикшерүе уздыруга каршы төшүдә һәм вирусның куркынычлык дәрәҗәсен яшерүдә гаепли.

АКШта бер төркем санаторлар Сенатка коронавирус сәбәпле Кытайга каршы канун өлгесе тәкъдим итте. Бу турыда өлге авторларының берсе сенатор Линдси Грэм хәбәр иткән.

“Кытай коммунистлар фиркасе алдашмаган булса, вирус монда, АКШта килеп чыкмас иде” дигән Грэм. Сенатор сүзләренчә, Кытай халыкара белгечләргә вирус тарала башлаган Үһән шәһәре лабораториясендә тикшерү уздырырга рөхсәт бирмәгән. Кытайны мәҗбүр итмичә торып, ул җитди тикшерү кысаларында хезмәттәшлеккә бармаячак дип белдерә Грэм.

Канун өлгесенә ярашлы, Кытай 60 көн эчендә мәгълүматны АКШ һәм ул хезмәттәшлек итә торган оешмалар алып бара торган тикшеренүләр өчен Конгресска тапшырырга тиеш. Документта шулай ук Һонгконгта протестта катнашкан өчен тоткарланган активистларны азат итү таләбе дә бар. Моннан тыш, авторлар Кытайны киек хайваннар белән сату итә торган базарларны ябарга да чакыра.

Документта әйтелгәнчә, президент бу дәлилләрне алмаган очракта, Кытайга карата чикләүләр кертеләчәк. Чикләүләр кысаларында активларны туңдыру, АКШка керүне тыю, визаларны гамәлдән чыгару, АКШ финанс оешмаларына Кытай ширкәтләренә кредитлар бирүне тыю һәм башка чаралар каралган.

Май башында Австралиянең The Daily Telegraph газеты АКШ, Британия, Канада, Австралия һәм Яңа Зеландия махсус хезмәтләре хисабына таянып, Кытайның коронавирус турында мәгълүматны яшерүе турында язып чыкты. Аерым алганда, хисапта Кытай хакимияте бер ай дәвамында вирусның кешедән кешегә күчүе турында мәгълүматны яшергән, COVID-19 белән тәҗрибәләр уздыру турында дәлилләрне юк иткән диелә.

Элегрәк АКШның эчке иминлек министрлыгы Кытайның COVID-19 белән бәйле мәгълүматны яшерүе турында белдергән иде. Кытай авыручылар саны һәм вирусның ни дәрәҗәдә йогышлы булуы турында мәгълүматны вакытында чыгармаган, ул моны үзендә кирәк кадәрле дарулар туплап калу өчен эшләгән диелде.

Халыкара белгечләр яңа вирус 2019 ел декабрь ахырында Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады дип саный. 23 гыйнварда Үһән шәһәре карантинга ябылды. Чикләүләр 8 апрельгә кадәр дәвам итте. 19 мартта Кытайның сәламәтлек саклау Илкүләм комитеты Үһән шәһәрендә һәм ул урнашкан Хубэй төбәгендә авыру йоктыруның яңа очраклары теркәлмәвен хәбәр итте. Кытайның материк өлешендә 18 мартта барлыгы 34 кешедә коронавирус расланган, бу очракларның барысында да чир Кытайга чит илдән килгән кешеләрдә табылган диелде.

Джон Хопкинс университеты китергән мәгълүматка ярашлы, 13 майга Кытайда COVID-19 йоктыруның барлыгы 84 018 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирустан 4637 кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG