Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта эшмәкәр Колчакка һәйкәл куйдырткан


Адмирал Александр Колчак
Адмирал Александр Колчак

Бу адмирал Александр Колчакка Русиядә өченче һәйкәл. Аларның икесе хосусый җирлектә урнаштырылган.

Стәрлетамакта Русия гаскәре адмиралы Александр Колчакка һәйкәл куелды. Аны эшмәкәр Таһир Ибраһимов куйдырткан. Адмиралның бакырдан коелган бюсты эшмәкәр төзегән бина биләмәсендә урнаштырылган. Хәзер һәйкәл тирәсе матурлатыла, тантаналы ачылыш чарасы 18 майга билгеләнгән дип хәбәр итә UFA.AIF.RU.

Колчакка һәйкәл кую аның үлеменә 100 ел тулуга багышланган. Һәйкәл куючы эшмәкәр Колчакны Русия дәүләте тарихында легендар шәхес, галим, поляр җирләрне тикшерүче, океанограф, Порт-Артурны саклау сугышлары каһарманы дип атый.

Колчак 1919 елның язында Уфада була. Бу тарихи вакыйганы мәңгеләштерү максатыннан бер төркем кеше Башкортстан башкаласында адмиралга истәлек тактасы куюны башлап йөри, әмма бу ниятләре әлегә барып чыкмаган. Активистларның берсе сөйләгәнчә, Стәрлетамактагы бюст – Колчакка Русиядәге өченче һәйкәл. 2004 елда Иркутскида Клыков иҗат иткән сын урнаштырылган. Икенче һәйкәл Омскида хосусый территориядә тора. Моннан тыш, Беннет утравында истәлек тактасына хач та куелган.

Александр Колчак 1874 елда Иркутскида туган. Урыс хәрбие һәм сәясәт эшлеклесе. Галим, океаннарны, поляр җирләрен өйрәнгән, флот җитәкчесе, адмирал. Русиядә ватандашлар сугышы елларында Аклар хәрәкәтенең җитәкчесе буларак тарихка кереп калган. 1918 ел ноябре -1920 ел гыйнвар аралыгында Русиянең Югары хакиме һәм Урыс гаскәренең югары җитәкчесе булып торган.

1919 елның 6 мартына каршы төндә Колчак җитәкләгән гаскәр Уфаны өч яклап камап ала. Кызыл армия шәһәрдән көньяк юнәлештә кача. Кызылларның милке, коралы, хәрби киеме аклар кулына төшә. Колчак Стәрлетамакка, Бәләбәйгә юл ала, Чулман елгасына чыга, әмма язгы су ташуы аркасында туктап кала дип сөйли тарихчылар. Галимнәр фикеренчә, Колчакны Уфа халкы азатлык китерүче буларак кабул иткән, чөнки “кызыллар” азык-төлек, кием һәм башка кирәк-яракларга катгый нормалар кертергә җыенган. Ләкин адмирал Колчак Башкортстанның суверенитетының танымый. Зәки Вәлиди җиткәчелегендәге башкорт гаскәре Колчак ягыннан Советлар берлеге ягына чыга.

XS
SM
MD
LG