Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү парады Мәскәүдә 24 июньдә узачак


26 июньдә “Үлемсез полк” йөреше уздыру ниятләнә.

Мәскәүдә һәм Русиянең бүтән шәһәрләрендә Җиңү парады 24 июнь көнне узачак. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин саклану министры Сергей Шойгу белән киңәшмә вакытында әйтте.

Путин Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби парадны уздыруга әзерлек башларга боерык бирде. Ул 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә шулай ук Җиңү парады узганын искәртте.

“Үлемсез полк” йөреше 26 июль – хәрби-диңгез флоты көнендә узар дип белдерде Путин. Ләкин анда катнашучыларның иминлеген тәэмин итүне булдырып булмаса, марш башка көнгә күчерелергә дә мөмкин дип өстәде ул.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел Русиядә Җиңү парады 9 майда узмый калды.

20 майда медиа парад 24 июньдә оештырылырга мөмкин дип язды. Моның өстенә, парад белән бер көнне Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирү дә узарга ихтимал диелде.

Рәсми саннар. 26 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 912 (+63) 2 092 (+133) 9 (+0)
Башкортстан 2 851 (+79) 884 (+2) 18 (+0)
Русия362 342 (+8 915) 131 129 (+12 331) 3 807 (+174)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG