Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апрельдә Русиядә эшсезләр саны 23 процентка артып, 4,3 миллионга җиткән


Русиядә эшли торган кешеләрнең 5,8 проценты хәзер эшсез утыра.

Апрельдә Русиядә эшсезләр саны мартка караганда 23,4 процентка арткан. Саннар белән әйткәндә – тагын 815 мең кеше эшсез калган. Бу саннар Росстат материалларында китерелә. Эшсезлек дәрәҗәсе Халыкара хезмәт оешмасы методикасына нигезләнеп санап чыгарылган.
Апрельдә Русиядә эшсезләр саны 4,3 миллионга җитте, бу эшли торган кешеләрнең 5,8 проценты диелә хисапта.

Узган елга караганда Русиядә эшсезлек 21 процентка арткан.
Росстат мәгълүматынча, рәсми рәвештә эшсезләр буларак 1,3 миллион кеше теркәлгән, шулардан 1,1 миллионы эшсезлек буенча пособие алган. Хезмәт министры Антон Котяков 19 майда рәсми теркәлгән эшсезләр саны 1,6 миллионга җитте дигән иде.

Коронавирус сәбәпле, март ахырыннан Русиядә “ял атналары” игълан ителде, Русия президенты Владимир Путин бу чорда кешеләрнең хезмәт хаклары сакланып калачак дип белдерде. Ләкин кече һәм урта бизнес өлкәсендә күп кенә ширкәтләр эшеннән туктарга һәм хезмәткәрләрен эшеннән азат итәргә мәҗбүр булды.

Элек Русия хезмәт министрлыгы 2020 елда эшсезләр саны 5-6 миллионга җитәр дип фаразлаган иде. Ә рәсми теркәлгән эшсезләр саны 2,5 миллионга җитүе ихтимал диелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшсезләр санының ел башыннан 2,5 процентка артуын әйткән иде. 28 мең татарстанлы эшсез калган, ел ахырына кадәр аларның саны артырга мөмкин диде президент.

XS
SM
MD
LG