Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июньнән Себердә мәчетләр эшли башлый


Томскидагы мәчет
Томскидагы мәчет

Мәчетләрдә саклык чараларын кулланып, җәмәгать намазлары укырга мөмкин булачак.

Җәйнең беренче көненнән Себердәге мәчетләр кабат эшли башлый ала. Бу хакта Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов күрсәтмә биргән. Әлеге документ мөфтиятнең Facebookтагы битенә эленде. Әлеге күрсәтмә Русиянең Азия өлеше диния нәзарәтенә караучы имамнарга юллана.

"Җирле хакимиятнең киңәшләрен һәм хәзерге вәзгыятьне исәпкә алып, июньнән башлап мәчетләрдә җәмәгать намазын үткәрүдә булган чикләүләрне акрынлап бетерү мәсьәләсен карарга мөмкин дип саныйбыз", диелә Аширов күрсәтмәсендә.

Шул ук вакытта мәчетләрдә саклык чараларын кулланырга кушылган. Аерым алганда, намаз укучылар саны белән чикләнергә, гыйбадәт кылучыларга социаль араны сакларга, авыручыларны мәчеткә кертмәүне катгый күзәтергә, намаз залын һәм мәчетнең башка бүлмәләрен дезинфекцияләп торырга, тәһарәтханәдә гомум гигиена әсбапларын кулланмаска, мәхәллә халкын кул чистарту матдәләре белән тәэмин итәргә һәм мәчеткә керүчеләр битлек режимын сакларга тиеш.

Моңа кадәр Роспотребнадзор мәчет, чиркәүләрнең эшли башлау тәртибен аңлаткан иде. Изоляция режимыннан чыгуның беренче этабында гыйбадәт кылучыга 4 кв.м. мәйданнан да азрак урын бирелмәскә, ә халык саны 100 кешедән дә артмаска тиеш. Икенче этапта 200 кешене кертү рөхсәт ителә, ә өченче этапта чикләүләр тулысынча бетерелә.

XS
SM
MD
LG