Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыруның Татарстанда 50, Башкортстанда 77 яңа очрагы рәсми расланган


Русиядә узган тәүлектә тагын 9035 кешедә COVID-19 рәсмән ачыкланган, 162 кеше үлгән.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны тагын 50 кешегә арткан. Узган тәүлектә республикада рәсми расланган очраклар санын Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Татарстан штабы мәгълүматынча, яңа очраклардан 19 кеше хастаханәгә салынган, 31 кеше җиңелчә авырый һәм өендә дәвалана. Казанда 23, Чаллыда 18, Түбән Кама районында – өч яңа очрак теркәлгән. Әгерҗе, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара һәм Минзәлә районнарында берешәр очрак.

Рәсми саннарга караганда, республикада хәзер 544 кеше коронавирустан дәвалана. Узган тәүлектә тагын 74 кеше авырудан савыккан. Эпидемия башыннан республикада барлыгы3 244 кешедә яңа вирус расланган, шулардан 2 690 кеше савыккан, 10 кеше үлгән.

Башкортстанда узган тәүлектә 77 яңа очрак булуы хәбәр ителә. Хәзер республикада 2187 кеше коронавирус белән авырый, барлыгы 1132 кеше савыккан. Эпидемия чоры дәвамында барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә тагын 9035 кешедә COVID-19 ачыкланган, 162 кеше үлгән. 1 июньгә COVID-19 барлыгы 414 878 кешедә расланган, 175 877 кеше үлгән, 4855 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 01 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 3 337 (+77) 1 132 (+16) 18 (+0)
Татарстан3 244 (+50) 2 690 (+74) 10 (+0)
Русия414 878 (+9 035) 175 877 (+3 994) 4 855 (+162)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG