Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров: Башкортстанда изоляцияне йомшартырлык сәбәпләр күрмим


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстанда COVID-19 таралуы дәвам итә. Республика җитәкчелеге "изоляциядән чыгу" һәм икътисадны "ачу" өчен нигез юк дип белдерә.

Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралу учаклары арта. Бигрәк тә вахта белән эшләүчеләр һәм өлкән яшьтәгеләр арасында яңа вирус күп тарала. Шул сәбәпле республикада "үзизоляция тәртибен" йомшарту мөмкин түгел. Бу турыда республика хөкүмәте киңәшмәсендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белдергән.

Хәбиров "деизоляция өчен бернинди дә нигез күрмим" дигән. Республика башлыгы коронавирус буенча саннар яхшырганчы, алар күзгә күренеп кими башлаганчы "хәлне үзгәртергә тырышачакбыз" дип белдерә.

Ул шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең өйләренә йөреп, аларның изоляция таләпләрен үтәвен тикшерү кирәклеген әйткән.

Хәбиров сүзләренчә, Уфада парк һәм бакчаларда йөрүчеләрнең 10 проценты гына битлек кия, һәм бу халык арасында коронавирус таралу сәбәпләренең берсе булып тора. "Без бу хәлне үзгәртәчәкбез", дигән Хәбиров.

Республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, сәүдә үзәкләрендә һәм паркларда санитар-эпидемилогия таләпләре үтәлми. Илледән артык кеше катнашында банкетлар уздыру да хәлләрнең кискен начараюына китерә. Болай барса, апрельдә һәм майда ирешелгән нәтиҗәләр җилгә очарга мөмкин дигән Забелин, аның сүзләрен "Уфа1" китерә.

Башкортстанда 8 июньгә COVID-19 барлыгы 4017 кешедә ачыкланган, соңгы тәүлектә тагын 89 кешедә вирус расланган. Үпкә шешүе белән авыру очраклары арта, соңгы тәүлектә шундый диагноз белән 39 кеше хастаханәгә салынган. Моннан тыш, 200 кеше кискен респиратор-вирус инфекциясе белән авырый башлаган.

Башкортстан 1 июньнән изоляция тәртибен йомшартты. Сәүдә үзәкләре ачылды, әмма алардагы ашау урыннары һәм күңел ачу нокталары әлегә эшләми. Аерым керү ишеге булган китапханә һәм музейлар эшли башлады. Шулай ук 1 июньнән Башкортстанга Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән килгән кешеләргә ике атналык үзизоляция узу таләбе куелмый.

Ләкин шул ук вакытта коронавирус эпидемиясе сәбәпле кертелгән кайбер тыюлар гамәлдә кала: хроник авырулары булганнар, өлкән яшьтәгеләр һәм балаларга тәүлекнең кайбер сәгатьләрендә урамнарга чыгу тыела.

Рәсми саннар. 08 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 017 (+89) 1 453 (+16) 18 (+0)
Татарстан3 611 (+53) 3 543 (+66) 10 (+0)
Русия476 658 (+8 985) 230 688 (+3 957) 5 971 (+112)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG