Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хастаханәләр тулы: авыручыларга һәм үлүчеләргә COVID-19 түгел, пневмония диагнозы куела


Гомум фото
Гомум фото

Пневмония диагнозы куелу сәбәпле, алар коронавирустан үлгәннәр һәм чирләгәннәр исемлегенә кертелми.

Уфада яшәүче медицина хезмәткәрләре һәм иҗтимагый активистлар шәһәр хастаханәләренең шыгрым тулы булуын һәм үлемнәр саны кискен артуын хәбәр итә. Авыруларның күбесенә COVID-19 түгел, ә "идентификацияләнми торган пневмония" диагнозы куела һәм алар коронавирустан үлүчеләр һәм чирләүчеләрнең рәсми статистикасына эләкми. Медицина хезмәткәрләре бу коронавируслы авырулар белән эшләгән табибларга өстәмә акча түләмәс өчен эшләнә дип саный. Мисал өчен рәсми статистика соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус белән авыручы 58 очрак теркәлгәнен әйтә, үлүчеләр турында яңа мәгълүмат юк.

Уфадан Азат Галиуллин үзенең Instagram битендә чумага каршы костюмнар кигән кешеләрнең кара капчыклардагы мәеткә охшаган әйберләрне машинага ташулары турында видео урнаштырган.

"Хәбиров (Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров) яки Сәламәтлек саклау министрлыгы ни сөйлидер анда, белмим, әмма хәзер генә биш мәетне чыгардылар. 18нче хастаханә. Барысы да капчыкларда", дип сөйли ул видеода. Уфаның әлеге 18нче хастаханәсенә күпләп "идентификацияләнми торган вируслы пневмония" белән авыручылар китерелә.

"Настоящее время" язуынча, республикада мондый диагноз куелучы авырулар буа буарлык. Аларның симптомнары COVID-19га охшаган: югары температура, сулыш алуы авырлашу, ә компьютер томографиясендә үпкәләр "тонык пыяла" эффектын күрсәтә. Әмма бу кешеләргә коронавирус диагнозы куелмый.

"Ковид белән бездә хәзер статистика буенча азмы-күпме, тәүлегенә 40 кеше авырса, пневмония коточкыч дәрәҗәдә үсте", дип саный ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры Лидия Вәлиева.

Аның сүзләренчә, Уфа хастаханәләре авырулар ташкынын кабул итүгә әзер булмаган.

"Менә күптән түгел пневмония белән авыручы хатын-кызны өеннән хастаханәгә алып киттем. Анда 60лап кеше бар иде. Алар 6нчы хастаханәнең чирәмендә аунап яталар. Анда аларга ничек тә кояштан саклану өчен чатырлар да ясап куйганнар", ди ул.

Хастаханәләрдә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү урыннарында ятаклар, техника һәм иң мөһиме - медицина хезмәткәрләре җитми, дип сөйли табиблар. Һәр көнне Уфадагы коронавируслы авыруларны дәвалаучы бер-ике хастаханә, буш урыннар булмау сәбәпле, яңа авыруларны кабул итүдән баш тарта.

"Киләчәктә ни булыр? Бу кадәр кеше килүдән без тончыгачакбыз дип фаразлыйм. Ашыгыч ярдәм дә, стационарлар да җитешмәячәк", дип раслый Вәлиева сүзләрен ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры Денис Яковлев.

Активист Лилия Чанышева сүхләренчә, Башкортстан хакимияте COVID-19 авыручылары һәм аннан үлүчеләр белән бәйле чынбарлыкны яшерә. Апрельдә республикада коронавирустан рәсмән 17 кеше генә үлде, ә май һәм июньдә исә бөтенләй берешәр генә кеше.

"Нормативта ятаклар фонды 50% булырга тиешлеккә карамастан, Роспотребназдор мәгълүматларынча, хәзер алар 20% кына", ди Чанышева.

Медицина хезмәткәрләренә юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче Тимур Уразмәтов Уфада хастаханәләр генә түгел, морглар да тулы дип раслый.

"Социаль челтәрләрдә куркыныч мәгълүматлар килә. Төннәрен мәетләрне күпләп чыгару, тәүлегенә 20дән артык мәет чыгу турында", ди Уразмәтов.

Азат Галиуллин да Instagramдагы бер постында шуны күрсәтә.

Уфаның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре
Сәламәтлек саклау министрлыгы статистиканы табибларга акча түләмәс өчен махсус киметә һәм шул сәбәпле кешеләрне капчыкларда алып чыга дип саный. Министрлык исә мәетләрне капчыкларда алып чыгу коронавирус кына түгел, ә башка инфекцияләр дә таралмасын өчен күздә тотылган мәҗбүри чара дип әйтә.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG