Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 сентябрь мәктәпкә кайту ничек булыр?


Коронавирус пандемиясе чорында ата-аналарга да, балаларга да җиңел булмады. Күпчелек мәктәпкә кайтуны көтә, ләкин ул ничек булыр? Азатлык бу уңайдан соңгы мәгълүматларны туплады һәм пандемия чорында мәктәптә уку шартларына кагылышлы төрле киңәшләрне, шул исәптән UNICEF тәкъдимнәрен барлады.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елда мәктәп укучылары саны 16,5 меңнән артып киткән, шул ук вакытта мәктәпләр саны елдан ел кими: 2019 елда аларның саны 42 меңнән 41,3 меңгә калган. Татарстанда 2019 елда укучылар саны 433 599 мең булган, Башкортстанда — 488 мең.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин мәктәпләр гадәттәгечә эшли башлаячак дип ышандырды, әмма барысы да төбәктәге вазгыятьтән торачак: бу уңайдан төбәкләр башлыклары 20 августка кадәр ачыклык кертергә тиеш. Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хажин укучылар һәм укытучылар "оффлайн" мәктәпләргә кайтыр дип ышана. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да шундыйрак фикердә.

Укучыларны һәм ата-аналарны 2020 елның 1 сентябреннән дистанцион укыту дәвам итәчәкме дигән сорау борчый.

Мәктәпләрнең эше кайчан һәм ничек торгызылачак?

2020 елның июнь башына 70тән артык ил мәктәпләрен янә ачу турында игълан итте һәм йөзләрчә миллион бала уку елының соңгы атналарында мәктәпләргә кайта алды.

Дөнья буйлап вазгыятьнең катлаулы һәм проблемнарның төрле булуын исәпкә алганда, мәктәпләрне ачу планнары төрле илләрдә төрлечә. Карарларны гадәттә җирле хакимият белән киңәшеп хөкүмәтләр кабул итә. Алар илдәге авырулар санын, белем алуның файдасын һәм шул ук вакытта ихтимал куркынычларны исәпкә алырга тиеш. Әлеге карарларны кабул иткәндә һәр баланың мәнфәгате беренче урында булырга тиеш дип белдерә UNICEF экспертлары, әмма аларны кабул итү өчен хөкүмәткә бөтен аргументларны үлчәргә кирәк. Мәктәптән мәктәпкә эш куелышы аерылып торырга мөмкин.

Балама мәктәпкә кайту куркыныч түгелме?

Моннан ары мәктәпкә йөрү гадәттәгедән аерылырга мөмкин. Бәлки, алар берникадәр вакытка гына ачылып алырлар да, коронавирус белән бәйле хәлгә карап, тагын ябылырлар. Вазгыять үзгәреп торачак һәм хакимиятләргә һәр баланың иминлеген тәэмин итү өчен аңа яраклашырга туры киләчәк.

Җирле хакимиятләр әлегә мәктәпләрне ачу турында карар кабул итмәсәләр дә, моны бөтен нечкәлекләре белән планлаштыруга керешү мөһим. Бу мөмкин булганча тизрәк укучыларның, укытучыларның, башка хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, ә җәмгыять балаларны мәктәпләргә җибәрү куркыныч түгеллегенә ышаначак.

Вирус таралуны булдырмас өчен, мәктәп нинди саклану чаралары күрергә тиеш?

Мәктәпләрнең эше яңартылганда илдәге вазгыять, шулай ук укучыларның, укытучыларның, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең сәламәтлеген саклау мөмкинлеге исәпкә алынырга тиеш.

UNICEF белем бирү оешмалары үз эшендә куллана алган берничә практик чара тәкъдим итә:

  • Уку көненең башын һәм ахырын үзгәртү;
  • Көндезге аш вакытын үзгәртү;
  • Сыйныфны вакытлыча бүлмәгә яисә урамга күчерү;
  • Сыйныфтагы укучылар санын киметү өчен дәресне сменалап үткәрү.

Су белән тәэмин итү һәм шәхси гигиена чаралары мәктәпнең имин эшенең мөһим өлеше булачак. Җитәкчеләр гигиена чараларын, шул исәптән кулларны юу, респиратор этикеты (мәсәлән, терсәккә йөткерү һәм төчкерү), социаль дистанцияне саклау, бүлмәләрне дезинфекцияләү һәм төшке ашларны әзерләүнең имин ысулларын тәэмин итү һәм аларны яхшырту өчен мөмкин булган барлык вариантларны карарга тиеш. Административ персонал һәм укытучылар шулай ук социаль дистанция һәм мәктәп гигиенасы мәсьәләсендә әзерлек үтәргә тиеш.

Ата-аналар укытучыларга һәм мәктәп идарәсенә нинди сораулар бирергә тиеш?

Мондый киеренке вакытта бик күп төрле сораулар туа ала. Шуларның кайберләре бәлки сездә дә туар:

  • Укучыларның иминлеген тәэмин итү өчен мәктәп идарәсе нинди адымнар ясаган?
  • Мәктәпләр укучыларның психологик сәламәтлеген ничек кайгыртачак һәм авыру кешеләргә карата стереотипларга каршы ничек көрәшәчәк?
  • Махсус шартларга һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар турында мәктәп ничек кайгыртачак?
  • Дәресләр яңадан башлангач, укучыларны эзәрлекләү очракларына карата мәктәпләрнең сәясәте үзгәрәчәкме?

Ата-аналар мәктәптә иминлекне тәэмин итүдә ничек ярдәм итә ала (ата-аналар комитетлары яки башка иҗтимагый оешмалар аша)?

Уку елы башлану форматы турындагы карар төбәкләр түгел, ә Русия мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә кабул ителә. Хәзер коронавирус инфекциясе таралу шартларында балалар коллективлары эше өчен каралган таләпләр әзерләнә. Инде билгеле булганча, Башкортстан мәктәпләрендә санитар-эпидемиология таләпләре үтәлүне медицина уку йортлары студентлары булган инспекторлар контроль итәчәк.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG