Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан татарлары да Казанга килергә тели


Cугышлар туктамаган Әфганстан татарлары тарихи ватаннары белән элемтәне ныгыта. Моны раслап Самаган шәһәре Татар мәдәни-иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Камалетдин Татар Казанга татар конгрессына киләчәк. Аларның тамырлары Идел-Уралдан дип әйтелә. Әфганстанда туып үскән Гали Мөбәрис хәзәри халкы эчендә дә “татар” кабиләсе бар дип саный.

Казанда декабрь аенда узачак Бөтендөнья татарлар конгрессына Әфганстан татарлары да үз вәкилен җибәрә. Шулай ук Дубай, Көньяк Африка татарлары да конгресс эшендә беренче тапкыр катнашыр дип көтелә. Бу турыда Конгрессның чит илләр белән элемтәләр өчен җаваплысы Рөстәм Гәйнетдинов сөйли:

“200 ел элек татар җирләреннән казакъ җирләре аша Кытай аша Һиндстанга кадәр барып җиткән татарларның туруннары. Шул татарлар бүген асылда Әфганстанның төньягында яши. Менә Саманган татар оешмасы җитәкчесе Камалетдин Татар килә. Алар барысы да анда татар фамилиясен йөртә. Горур кешеләр. Зур сәясәткә кысылмыйлар. Совет чорында да үз авылларын, җирләрен корал белән саклап килгәннәр. Горур кешеләр. Революциягә кадәрге татар теле белән сөйләшәләр. Әфганстанда аларның саны бер мең чамасы дип уйланыла”, - ди Гәйнетдинов.

Төркиләрнең күршеләре кытайлылар, фарсилар арасында да “татар” дигән кабиләләр бар дип әйтәләр. Әфганстандагы теле фарси, дине шигый, тамыры төрки булган хәзәрилар арасында да “татар”лар бар. Бу турыда Әфганстаннан Төркиягә килгән булган Гали Мөбарис исемле антропология белгече сөйли. Ул шулай ук Әфганстан халыклары турында рәсми мәгълүматлар юк, аларның санын алмыйлар дип исәпли. Шулай да Мөбарис Көнбатыш чыганаклары китергән саннарны белә. “Бер хәзәри иптәшем бар. Ул да татар хәзәрие иде. 1998 елда бергә Төркиягә килдек. 2000 елда ул Норвегиягә китте. Әфганстанда халыкларның үзаңы яки саннары турындагы мәгълүматлар гадәттә ялгыш бирелә. Аларны еш кына сәяси мәнфәгатьтән чыгып әйтәләр. Хәзәриләр турында да саннар дөрес түгел. Шулай да кайбер Көнбатыш чыганаклары китергән саннар бар. Пуштуннар 35 процент, таҗиклар 25, хәзәриләр 19, үзбәкләр 8, төрекмәннәр 5 процент диләр. Афшари дигәннәр дә бар. Кыргызлар, казакъ кебек халыкларның саны тагын да аз. Бер проценттан да аз. Без, хәзәриләр, төркидән фарсылашканбыз. Борыңгы телдә төрки сүзләр күп. Тик яшьләр арасында чиста фарсы телендә генә сөйләшүчеләр дә бар. Хәзәри эчендә үзен башка төркиләргә бәйләгән кабиләләр дә бар. Алар арасындагы төрекмән хәзәриләры, татар хәзәриләры турында сөйләргә була. Тик барысын да Әфганстанда хәзәри буларак беләләр” – ди ул.

Шулай иттереп Әфганстанда Идел-Урал татарлары да бар. Татар исемле башка кабилә дә бар икән. Рөстәм Гәйнетдинов исә, "Саманган шәһәреннән Камалетдин Татар килсен инде, аннары күрербез аларның никадәр безгә якын булуын", ди. Гәйнетдинов заманында үзе дә, басып кергән совет гаскәрләре белән Әфганстанда хезмәт иткән, шул вакытта да татарлар турында шактый ишеткән булган. Аралашкан да. Ул, татарлар Әфганстан халкы арасында зыялылылык белән аерылып тора, ди. Шулай ук башкалар белән никахка кермәүләрен, йөзләре дә казан татарларына тартым булуын искәртә.

XS
SM
MD
LG