Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

“Азатлык”ның чираттагы яшьләр тапшыруында кунакта “Яшьләр тукталышы”ның баш мөхәррире Айсылу Лерон. Без аның белән әлеге тапшыруның туган көне уңаеннан “Яшьләр тукталышы”ның тарихына күз салдык, бүгенге егет-кызларның мавыгулары турында сөйләштек, алар күрәсе-ишетәсе килгән әйберләрне барладык.


Казанда халыкка бик тә таныш “Яшьләр үзәге” тукталышы бар. Анда җәй көннәре егет-кызлар бик күп: алар су коеналар, күңел ачалар, ишеткән-күргән яңалыклары белән уртаклашалар. Зәңгәр экраннарда исә, яшьләрнең, татар яшьләренең билгеле бер вакыт эчендә бер җиргә җыелу урыны ул - “Яшьләр тукталышы” тапшыруы. Анда яшь җырчылар, шагыйрьләр, спортчылар, шәкерләр, тагын әллә кемнәр кунакта була яки әлеге тапшыру үзе аларга кунакка бара.

Быел “Яшьләр тукталышы”ның зәңгәр экраннарга чыга башлавына ноябрь аенда 7 ел тулды. Алар бу вакыйганы быел да һәр елдагыча Казан төнге клубларының берсендә концерт-дискотека формасында билгеләп үттеләр.

Без “Яңа гасыр” телеканалында чыга торган “Яшьләр тукталышы”ның баш мөхәррире Айсылу Лерон белән сөйләшәбез. Гадәттә Айсылу үзе әңгәмә хуҗасы булса, бүген исә без аның үзенә сорау биреп, микрофонга үзен сөйләтәбез.
Беренче сүз итеп Айсылу “Яшьләр тукталышы”ның тарихы белән таныштырып китте:

“Яшьләр тукталышы”ның беренче тапшыруы 2000 елның көзендә чыкты. Аны чыгаручы, идея авторы Рамилә Сәхәбетдинова. Ул шулай ук “Тамчы”, “Күчтәнәч” тапшыруларының әйдаманы. “Тамчы”тапшыруыннан үскән балалар өчен “Яшьләр тукталышы” чыга башлый. Инде тапшыруның максатына килгәндә, ул яшьләрнең тормышын яктыртуга корылган. Димәк, бу спорт, музыка, үз яшьтәшләренең тормышы. Боларның барсын да без үзебезнең тапшыруларыбызда чагылдырырга тырышабыз. Монда шулай ук дин, студентлар тормышы керә. Психологик сорауларга корылган сюжетлар да бар. Студентларны нәрсә кызыксындыра, барсын да яктыртырга тырышабыз."

Син аның беренче тапшыруларыннан эшли башладыңмы, иң беренче телевидениядә эшеңне нидән башлаган идең һәм мөхәррирлек дәрәҗәсенә ничек җиттең?
Яшь җырчы Иделия - "Яшьләр тукталышын" беренче алып баручылардан

"ТВга мин “Тамчы”тапшыруы аркылы килеп эләктем. “Яшьләр тукталышы”ның беренче чыгарылышы чыкканда мин әле 11 сыйныф укучысы идем. Әлеге тапшыруның беренче алып баручылары ул – Ленар Фәйзетдинов, Алинә Хәмитова һәм хәзер көндә күпләрегез ишетеп белгән яшь җырчы Иделия. Шуннан мин студент булгач “Яшьләр тукталышы”на күчтем. Беренче сюжетымны да хәтерлим, ул балигъ булмаган җинаятьчеләр турында иде. Ул вакытта катлаулы темалардан саналды, алай да ерып чыктым кебек. Шуннан соң бу тапшыруда корреспондент буларак эшли башладым, берникадәр вакыттан соң алып баручы роленә күчтем. 2002елдан “тукталыш”ның баш мөхәррире булып киттем."

Бу тапшыруга нинди яңалыклар эләгә соң? Яшьләр тормышында вакыйгалар күп бит, барсын да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел.

"Казан яшьләренең тормышы кайный!.. Татар яшьләре тормышында көн аралаш ниндидер кызыклы вакыйгалар булып тора. Татарстан күләмендә әйтәсе дә юк. Ләкин кызганыч, республика күләмендәгеләрен төшереп йөрү мөмкинлеге чикләнгән. Ә инде сюжетларга килгәндә, без күбрәк яшьләр тормышын уңай яктан күрсәтергә омтылабыз. Безнең тапшыруларда егет-кызларның яктылыкка омтылганнарын күрергә була. Ул шигърият-сәнгать, әдәбият, музыка белән кызыксынучы яшьләр, спортчылар. Безнең төп бер кыенлык бар, ул да булса, төшерү көннәренең вакыйгалар белән туры килмәве. Монда инде төшерүче операторларыбызны, машину йөртүчеләребезне юмаларга туры килә."

Кыенлыклар дисең, белүемчә әле сездә егет алып баручылар да җитми бугай? Телевизор караучылар “Яшьләр тукталышы”ның эфир вакыты аз дип әйтүләрен дә ишетергә туры килә.

"Бүгенге көндә “Яшьләр тукталышы”н 4 кыз әзерли. Заманында безнең хәбәрчеләрнең саны 8-гә җитә иде. 4 кызга калдык, егетләр җитми. Әгәр егетләрнең теләкләре булса, безгә шалтыратсыннар, активлары белән уртак тел табырбыз дип ышанам. Эфир вакытына килгәндә, аз күрсәтәсез дип әйтүчеләр бар. Ләкин, җәмәгать, ярты сәгать вакыт ул иң кулай вакыт. Аннан артса, аның кызыгы бетә. Шул 30 минутны әзерләр өчен дә безнең 4 көн вакыт китә. Шуңа безне дә кызганырга кирәктер. Тагын бер кыенлык бар иде, чыгу вакыты кеше аз карый торган сәгатьләрдә булуы. Хәзер исә бу яктан проблема юк, эфирга якшәмбе чыгабыз һәм ул көнне гадәттә яшьләр өйдә була."

Бүгенге көн яшьләрен син 5-6 ел элеккеләре белән чагыштырганда ничек бәялисең. Үзгәрешләр бармы?

"Элекке елларга караганда, бүген татар яшьләре тормышында бик күп кызыклы вакыйгалар, Аллага шөкер, еш булып тора. Күптән түгел без Камал театрында “Шигърият кичәсе”н төшердек, моңа кадәр җыелып сөйләшерлек, сөйләрлек яшь язучылар, шагыйрьләр юк иде әле. Татар җырчылары күбәя, яңа стильләр арта. Шуны да әйтергә кирәк, татар яшьләренең татарча сөйләшүләре күпкә яхшырды, вакытында без нормаль татарча сөйләрлек яшьләр таба алмый идек. Үзебез дә бик яхшы сөйлибез дип әйтмим, без моңа омтылабыз. Яшьләрдә татар теленә мәхәббәт тәрбияләү ул “Яшьләр тукталышы”ның төп бурычларының берсе һәм без моңа күпмедер дәҗәдә ирештек тә инде."

XS
SM
MD
LG