Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта манаралы татар мәчете. Хәзер ул ни хәлдә?

Американың Нью-Йорк шәһәрендә Бруклинның 106 Powers урамында урнашкан агач мәчетне татарлар төзегән. ХIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башында Америкага килеп урнашкан Липка татарлары (Литва, Беларус, Польша яклары) үзара акча җыеп, чиркәү буларак хезмәт иткән агач бинаны сатып ала. Нью Йоркта Татар җәмгыяте 1907 елда ук рәсми рәвештә теркәлә, ул American Mohammedan Society дип атала. Бу - бер версия, әмма башка фараз да бар. Мәсәлән, кайбер чыганакларда 1867 елда ук имам Ибраһим Раецкий мәхәллә әгъзаларына мөһер сугылган документлар өләшкән. Димәк, мәчет бу бинада урнашмаган булса да, мәчет эшләре шул елларда ук башланган булып чыга. Бу мәсьәләне тарихчылар тарафыннан өйрәнү, ачыклау кирәк.

Беренче дөнья сугышыннан соң да татарлар Америкага күчеп китү ягын карый. Шул буын мөһаҗирләре арасында Беларус-Литва-Польша берләшкән мөфтияте вәкилләре дә була. 1917 ел инкыйлабыннан соң килеп төпләнүче шул ук Липка татарлары мәхәллә санын арттыра. 1930нчы елларда бу мәчеттә Якуб хәзрәт Шинкевич имам эшләрен алып бара, мәхәллә тормышы тагын да активлаша. 1970нче елларда исә Нью-Йоркка Кытай, Япониядә туып-үскән мөһаҗирләр дә килеп төпләнә. Алар ярдәмендә дә татар мәхәлләсе җанлана.

Әмма бүген монда тынлык. Татарлар гөрләп яшәгәнен дәлилләгән шушы бердәнбер мәчет торып калган. Тирә-ягында кайчандыр татарлар яшәсә, хәзер алар юк. Мәчетне кем карап тора, анда гыйбадәтләр узамы, азан әйтеләме, кем имамлык итә, нинди тормыш белән яши мәчет? Шушы сорауларны ачыклар өчен фоторепортаж әзерләдек.


дәвам

XS
SM
MD
LG