Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкта Википедия: Батырша



Батырша (1710 – 24 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта – рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин; чын исеме Габдулла Гали улы) – 1755-1756 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла.

Батырша (1710-1762)
Батырша (1710-1762)
Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле мишәр авылында туа. Татарстан җирендәге Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый. 1744-45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754 елда Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 1754-55 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була.

Урыс хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди.

Баш күтәрүләр Урыс империясе тарафыннан басыла һәм 1758 елда Батырша каторга җибәрелә.

1762 елда аннан качкан вакытта дүрт сакчыны балта белән чабып үтерә һәм үзе дә үтерелә.

Википедия язмасы: Батырша
XS
SM
MD
LG